Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 25
Әйе, кайчандыр элекке заманда әнә шулай булган, әмма революциядән соң сословиеләр юк, бетерелгән иде инде. Минем үземә сословие мөнәсәбәтләрен күрергә дә, татырга да туры килмәде, чөнки мин үскән Дәүләкәндә байлар бар иде, ярлылар бар иде, ләкин морзалар юк иде. Каргалыга кайткан чакларымда гына «морза» сүзен ишеткәли идем, хәер, анда да инде берәү дә үзен исән баштан морза дип атамый иде. Хәзер барысы да бертигез, барысы да гади авыл халкы, крестьяннар… Әмма шулай булса да, «морзалык» дигән уй-караш кешеләрнең, ничек дим, каныннан чыгып бетмәгән иде әле, ара-тирә сүздә яки мөнәсәбәттә үзен сиздереп куйгалый иде.
Кечкенә бер эпизод – әле дә онытылганы юк. Мөхәммәдъяр дәдәкай туеннан соң, егерме икенче елның гаҗәеп матур килгән җәендә булса кирәк, мин, кемгәдер утырып, тагын Каргалыга кайттым. Ишегалдына үтеп, тарантастан төшүемә, француз бөркәнчек ябынган Хәнифә җиңгәчәй – яшь килен – җәһәт кенә каршыма килде дә чүгенеп (ягъни реверанс ясап) миңа «Исәнмесез, кече морза!» дип, ике кулын сузды. Мин бу көтелмәгән хәлдән шактый югалып калдым, кызарып-каушап кына җиңгәчәйгә кул бирдем, мәгәр шул минутта гына аның болай зурлап күрешүен ничектер аңлап та җиткермәдем. Тик бераздан гына минем бәләкәй башыма килеп җиткәндәй булды: кара, мин морза икәнмен ләбаса! Кече морза! Менә ни өчен яшь җиңгәчәй минем белән, гафу итегез, унөч яшьлек маңка малай белән чүгенеп, ике куллап күрешкән икән. (Безнең Каргалыда яшь киленнәр, киявенә туган тиешле ирләр белән күрешкәндә, хөрмәт йөзеннән әнә шулай чүгенеп алалар, ягъни реверанс ясыйлар иде. Бу аларда бик борыннан килгән гадәт. Хәзер юк, күптән беткән.) Шулай итеп, мин дә зур хөрмәткә лаек булдым. Дөрес, морза булуның хәзер өч тиенлек тә әһәмияте юк, моны бөтенесе белә дә торгандыр инде, ләкин шулай да борынгы гадәт буенча «морза» дип зурлап дәшүне онытып бетермәгәннәр, имеш! Соңыннан күпме күрешергә туры килсә дә, җиңгәчәйдән мин алай чүгенеп исәнләшкәнне бүтән инде ишетмәдем.
Ни өчендер минем атакай Каргалы халкын мактарга ярата торган иде. Затлы, төпле халык, ди иде, инсафлы, әдәпле, туган җанлы, ачык күңелле, укыган зур кешеләр дә чыккан, дип тезеп китә торган иде. Ихтимал, бу аның Каргалыда үткәргән ир-егет чакларын, өйләнеп бәхетле яшәгән вакытларын һәм якыннан аралашкан, йөрешкән дус-ишләрен сагынуы белән бәйләнгәндер. Картлыкка таба ул дус-ишләрнең күбесен югалтсаң, тормышың һаман авырая, күңелсезләнә барса, үткәннәрне сагынып утырудан башка тагын ни кала?! Сагынырлык үткәнең булу үзе бер зур юаныч! Әмма мин үзем яшьтән үк атакай сүзләренә ышанып бетмәдем, чөнки минем дөньяга күзем бөтенләй башка вакытта, башка шартларда ачылды. Әлбәттә, һәр җирдәге шикелле Каргалыда да яхшы кешеләр