Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 27
Гайса морза бервакытны Уфадан безгә (Дәүләкәнгә) дә килеп киткән иде. Зур гәүдәле мәһабәт кеше, йөзе-бите дә эре, чал чәчле, яланбаш, өстенә юка киндердән иркен күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган. Атакай мине, аңа күрсәтер өчен булса кирәк, залга чакырып алды. Гайса абзый миңа ни өчендер русча дәште, мин, билгеле, аңа җавап бирә алмадым. Шуннан соң ул зур кулы белән минем башымны тотып, әкрен генә селкеткәндәй итте, ниндидер бер җылы сүз әйтте, ләкин мин бик кызарып, залдан тизрәк чыгып киттем.
Гайса морза Еникеевнең тарихы, минемчә, игътибарга лаек. Үзе ул учитель, аннары Оренбург байлары Хөсәеновларның баш доверенные, соңыннан опекуны булган кеше. Өченче һәм дүртенче Дәүләт думасына сайлангач, аның трибунасыннан еш кына изелгән вак милләтләрнең аң-белем, культура өлкәсендәге мәнфәгатьләрен яклап, аларга күбрәк хокуклар таләп итеп речьләр сөйләгән. Революциядән соң Вятка шәһәрендә, аннары Уфада торып, 1931 елны үз әҗәле белән вафат була. Аңа кагылмыйлар һәм тимиләр… Әле үткән гасырның ахырында аның Оренбург һәм Уфа губерналары буйлап борынгы татар-башкорт җырларын җыеп йөргәнен югарыда әйткән идем инде. Кыскасы, татар дөньясының катлаулы заманында яшәп, нидер эшләп, ниндидер эз калдырып киткән шәхесләрнең берсе. Алар аз булмаган – милләтенә үзләренчә хезмәт итәргә тырышкан һәм күптән онытылган шәхесләр…
Азрак читкә тайпылдым бугай… Каргалыдагы мин белгән якын кардәшләр, билгеле, барысы да алай бертигездән түгел иде. Кайберләре баерак, каберләре ярлырак, ләкин артык фәкыйрьләре юк иде шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйларын күрергә туры килмәде. Әмма шулай да мине бик гаҗәпләндергән бер хикмәтле кардәшләребез бар иде. Алар дүрт брат: Хәсән, Хәллә, Гомәр һәм иң кечеләре Әбүбәкер. Бабакай ягыннан безгә бик якын кардәшләр. Мин Хәсән абзый белән Әбүбәкерне яхшырак белә идем. Аларның йортлары урам аша, мәчеттән аз гына югарырак. Сирәк кенә булса да, шуларга кергәли идем. (Минем чамадарак бер кызлары бар иде, күрәсең, шуңа ияргәнмендер инде.) Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аларның йорты мине беркадәр шомландыра торган иде. Ник дисәң, гаҗәп тә искергән, тузган, котсыз, шапшак бер йорт иде ул… Юк, аны һич тә фәкыйрьләр йорты дип булмый – кара-каршы салынган, такта белән япкан һәм кайчандыр ул таза-бөтен дә булгандыр, әлбәттә… Әмма хәзер шулкадәр бетәшкән, Ходаем, әйтерсең аңа йөз ел буена да кеше кулы тимәгән. Бүрәнәләре кап-кара, түбәсендә яшел мүк, тәрәзә пыялалары керосин табыдай зәңгәрләнеп тора. Болдыр баскычлары да, өйалдының идән такталары