Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 53

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

Башкортстанның үзендә (хәзерге Туймазы районы Арысланбәк авылында) туган кеше. Сигез яшендә ятим калгач, аны Уфага китереп, Хәкимов дигән байга тәрбиягә бирәләр. Хәкимов Уфаның иң зур байларыннан, заманында шәһәр үзәгендәге куш манаралы мәчетне дә шушы бай салдыра. Бу кеше турында шундый кызыклы бер риваять тә ишеткәнем бар: имеш, ул үзе дә кайчандыр яшь чагында көтүче булган, диләр. Ахырда ничектер баеп киткәч, үзенең шул иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә чөйдә генә элеп тоткан; картка алар элек кем булуын гел генә исенә төшереп торганнар… Гыйбрәтле сабак бу, минемчә.

      Сафиулла шушы байда үсеп, егет булгач, солдатка алына һәм сигез ел Польша җирләрендә хезмәт итеп кайта… Кайткач, бай аны, Нәфисә исемле Малмыж кызына өйләндереп, кулына күпмедер акча биреп, Дәүләкәнгә җибәрә. Башта Сафиулла Уфа баеның малы белән сату итә, аннары тора-бара кибет тә, товар да аның үзенә күчә. (Сәүдәсе – бакалея.) Озак та үтми, Эткол уртасында башкорттан җир алып, зур гына йорт та, таза каралтылар да салдырып җибәрә. Шулай итеп, Дәүләкәндә тагын бер Сафиулла дигән «купич» пәйда була.

      Кыскасы, бер үк язмыш кичергән, бер үк юл үткән татар сәүдәгәре, әмма кеше буларак ул бөтенесеннән дә бик нык аерылып тора иде. Тышкы кыяфәте белән үк – биленә зинар13 буып, яланбаш йөри торган иде. (Татар сәүдәгәрендә моны күрмәссең.) «Кызыл купич» дисәм, арттырып җибәрү булыр, һәрхәлдә, прогрессив карашлы, заманга иярүче бер кеше иде ул. Динне танымады, мәчеткә йөрмәде, күршесе Искәндәр ахунны да гел тәнкыйтьләп кенә торды, диләр белгән кешеләр. Коръән укыту мәҗлесләренә дә бервакытта да йөрмәгән һәм үзе дә андый мәҗлесләр үткәрмәгән. Ике улын – Барый белән Гомәрне дә – ул дин сабагына йөртмәде, ә иң зур кызы Рәкыя апаны гимназиягә биреп укытты. (Татар кызларыннан бары икәү генә – Басыйр купецның Газизәсе белән шушы Рәкыя апа гына бездә гимназисткалар иде.) Калган балалары инде совет мәктәбендә укыдылар.

      Ике революция (Февраль белән Октябрь) арасында Сафиулла абзый еш кына митингларда ялкынлы нотыклар да сөйләгән. Билгеле, патша төшерүне хуплап, хөрриятне яклап!.. Әйткәнемчә, заман барышын тиз сизә торган кеше булган ул. Моны аның соңгы бер кыю гамәле дә ачык күрсәтте.

      Нэп дигән нәрсә бетеп, «бөек борылыш» чоры башлангач, ягъни 1929 елны Сафиулла абзый Дәүләкәннең элекке приказчикларыннан «Урал» исемендә колхоз сыман кечкенә бер артель оештыра. Волость оешмалары бу артельгә унике чакрымдагы Конягин хуторы яныннан күпмедер җир дә кисеп бирәләр. Утызынчы елны Сафиулла абзый Дәүләкәндәге йортын сатып, яңа җиргә күчә, үзенә кечерәк бер өй салып керә, калган акчасына артель өчен өч ат һәм кайбер машиналар да сатып ала. Шунда ул, колхозның җитәкчесе дә һәм көтүчесе дә булып дигәндәй, бик тырышып эшләп маташа. Әмма колхоз бик бәләкәй, бик зәгыйфь була, бер дә мантый алмый, чөнки элекке приказчикларның җир эшенә дәртләре һәм сәләтләре юк диярлек, «колхозга» язылган унике кешенең дә бары алтысы гына яңа урынга күчеп утыра. Калганнары Дәүләкәннән килеп-китеп кенә йөриләр.

Скачать книгу


<p>13</p>

Зинар, зөннар – күлмәк өстеннән буа торган чуклы билбау.