Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 55

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

совет органнарында эшли, республиканың Учалы районында РИК председателе дә булып тора. Яхшы ук грамоталы, зиһенле егет, үсә-үсә, ахырда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты секретариаты- ның мөдире, аннары Совнарком каршындагы дини эшләр идарәсенең җитәкчесе булуга чаклы барып җитә. Ватан сугышы башлангач, ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1943 елны каты сугышларның берсендә хәбәрсез югала. Күпме алар, хәбәрсез югалучылар! Ә менә аның улы Ирек көнчыгыш Сахалинда нефть берләшмәсенең начальнигы булып эшли икән. Моны миңа Галиулланың энеләре әйтте15*.

      Шулай ук Гражданнар сугышы вакытында кызыл кавалерист – мишәр егетенә ияреп киткән Заһидә апа, дүртме-бишме елдан соң көтмәгәндә генә атасы йортына кайтып керә. Нык үзгәргән. Теге вакыттагы сылу туташ хәзер сулган гөлгә охшабрак калган иде. Бу юлы аны икенче бер мишәр абзые ерактан, каяндыр Пенза – Рузаевка якларыннан үз аты белән, арбасына утыртып, Дәүләкәнгә алып кайта. Билал исемле бу абзый теге кавалерист кебек шәмдәй төз, таза егет түгел иде инде. Яшькә дә шактый олы, өс-башы да иске, йөз-чырае да чытык (ияген-битен каты сары төк баскан), әмма ул яхшы күңелле, намуслы кеше булган булырга тиеш. Каядыр еракта адашып калган Заһидә апаны бәхетсезлектән йолып, ничәмә йөз чакрым җирдән атасы йортына китерүе шуны расласа кирәк. Бала газиз, Борһан абзый күпме хәсрәт чиктергән кызын да, мужик кыяфәтле бу килбәтсез киявен дә кабул итә, йортыннан аларга урын да бирә. Әмма кияве аның сәүдә эшләренә бөтенләй катышмый, һәрбер мишәр шикелле, ул да ат ярата һәм бөтен көнен шул аты белән нидер эшләп йөри.

      Утызынчы елларның башында Борһан абзый үлгәч, аның салкын гәүдәсен ләхеткә куючы да шушы кияве була. Балаларыннан берсе дә бу вакытта юк, таралышып беткән булганнар.

      Кайда алар? Кайсы якларга очтылар икән бу оясы туздырылган «чәүкә» балалары? Мине бигрәк тә күршедә бергә уйнап үскән, инде егет булып өлгергән Зәкәрия белән Яхъя язмышы кызыксындыра иде. Ләкин аралар ерак, Дәүләкән белән элемтә күптән өзелгән, кайтып йөрү түгел, һичкем белән хат та алышканым юк. Аннары ил эчендә төрле хәлләр булып узды, тормышта бик зур үзгәрешләр булды, ул арада Бөек Ватан сугышы да башланды. Бу вакытта бертуганнар да еш кына бер-берсен югалтып тордылар… Бары тик сугыштан соң, илленче елларның урталарында гына мин башта Яхъяны, аннары Зәкәрияне, ниһаять, Уфада очраттым. Бу вакытта Яхъя шәһәр үзәгендәге бер ашханәдә мөдир иде. Әле сугышка чаклы ук бик чибәр Уфа кызына өйләнгән булган, хәзер инде бишме-алтымы баласы да бар икән. Билгеле, Ватан сугышында да булган, яраланган, күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, званиесе – гвардии майор!..

      Зәкәрия «тарихы» минем өчен тагы да көтелмәгәнчәрәк булып чыкты: атасы кебек бәләкәйрәк буйлы, юка гына гәүдәле бу егет хәрби самолётта очучы-штурман булган икән ләбаса!.. Дөрес, ул фронтта булуын булмаган, ләкин ике төрле авиация мәктәбен бик уңышлы тәмамлаганнан соң, бөтен сугыш дәвамында үзе, инструктор буларак, авиация өчен

Скачать книгу


<p>15</p>

Шулай ук энеләренең әйтүенә караганда, Галиулла сәхнә әсәрләре дә язгалаган, кайберләре исә вакытында уйналган да икән. Бу кадәресе миңа билгеле түгел иде. – Ә. Еники искәр.