Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 58

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

җиңел генә барып та җиттем. (Яшь чак шул! Хәбибрахманның исе китте, ник хәбәр итмәдең, дип тиргәп тә алды. «Эмка» машинасында гына каршы алмакчы булган икән ул мине…)

      Яшь чаклар өчен җиде ел аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә Хәбибрахман сәламәтлеген ныгыткан, таза ирләр төсе кергән үзенә, азрак шадра йөзе дә тулыланып, шомарып киткән һәм иң мөһиме – бик матур яшь кенә Кырым кызына өйләнгән, инде ике баласы да бар икән. Әмма мине тагын да гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне – ул, баксаң, фиркасез көенә Партия Үзәк Комитеты карамагындагы иң шәп санаторийның баш врачы да булып өлгергән!.. (Кырымга барып йөрүчеләр бу санаторийны белергә тиешләр – ул Кориез дигән җирдә. «Тау кояшы» дип атала иде.) Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, Хәбибрахман, Гатаулла карт малае, шактый тиз арада үзен яхшы, төпле врач итеп кенә түгел, санаторий эшен бик оста оештыручы чын, тырыш җитәкче итеп тә таныта. Шуңа күрә дә ул җитмеш яшенә чаклы бөтен гомерен төрле җирдәге зур санаторийларда гел баш врач булып уздырды. (Билгеле, Кырымда чакта ук партиягә дә керде.) Бары сугыш вакытында гына семьясы белән Татарстанга кайтып, Арчадагы немец әсирләре госпиталенең начальнигы булып торды. Врач эше – кешене, аның кем генә булуына карамастан, дәвалау, үлемнән коткару – шуңа ул врачлык дипломын алган чакта ук ант та иткән. Терелеп, аякка басып, сугыш беткәч, иленә җибәрелгән немец солдатлары хәрби гимнастерка өстеннән ак халат кигән, көне-төне алар өчен аксый-аксый чапкан, тырышкан бу татар начальнигын һәм аның кул астында эшләүче врачларны, шәфкать туташларын, бәлки, әле хәзер дә рәхмәт укый-укый исләренә төшерә торганнардыр. Әгәр кеше булсалар, әлбәттә!

      Әзрәк читкә тайпылдым шикелле. Хуш, мин бит әле Кырымда, Хәбибрахманның кунагы… Санаториеның ремонтка ябылган чагы икән, ял итүчеләр юк, миңа ул бик чибәр бинадан бик шәп җиһазлы иркен бер бүлмә бирде, шушында рәхәтләнеп тор, ял ит, диде. Үзе ул ремонт эшләре белән төрле якка гел йөреп тора иде. Ләкин күрә: миңа аңардан башка бер дә күңелле түгел, шуннан соң кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмас булды. Ул елларда машиналар күп түгел иде әле, шулай да Хәбибрахманның персональ машинасы бар иде. (ЦК санаториеның баш врачы бит!) Утырабыз да китәбез. Монда юллар әйләнмәле дә борылмалы. Бер якта киерелеп яткан зәңгәр диңгез, икенче якта текә-текә кыя таулар… Күп йөртте Хәбибрахман мине, Кырымның бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Әмма бу йөрүләрнең минем өчен иң әһәмиятлесе – Галимҗан Ибраһимовны күреп китү булды. Авыру әдипне Хәбибрахман бер-ике тапкыр үз санаториена алып, дәвалаган-караган, шуның аркасында алар арасында бик әйбәт якын мөнәсәбәт тә урнашып калган. Ялтага барган саен Хәбибрахман әдип янына кереп, хәлен белеп чыга торган иде. Минем китәр вакыт якынлашкач, ул мине дә, кыстый-кыстый, Галимҗан ага янына алып керде. Бу турыда мин «Әдипнең терелеп кайтуы» дигән мәкаләмдә язган идем инде, шул сәбәпле яңадан кабатланасым килми, тик шуны гына әйтергә тиешмен ки, олы әдип белән күрешү-сөйләшү һәм аның шул чактагы кыяфәте минем хәтердә гомерлеккә диярлек сакланып

Скачать книгу