Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 60

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

бергә бер таборда уздыра, тик салкын көз җиткәч кенә яңадан үз йортына кайтып керә торган иде.

      Сан ягыннан халыкның күпчелеге мин үскәндә руслар иде. Алардан кала башкорт белән татарлар, аннары немецлар һәм башкалар китә. Башта, әлбәттә, төп халык күпчелек тәшкил иткән. Ләкин читтән килүчеләр арта барган саен, милли состав бик тиз үзгәрә. Кызганычка каршы, бу хактагы иске мәгълүматларны мин таба алмадым.

      Дәүләкән (дөресрәге – Эткол) арта-зурая башлаган чакта, бу халыклар бер-берсеннән аерылыбрак утырганнар. Мәсәлән, Этколның буеннан-буена сузылган иң төп, иң озын урамында тоташтан диярлек башкортлар белән татарлар яши. (Алар арасында рус йортлары бик сирәк иде.) Шул ук урамның бары югары очында гына күбрәк руслар тора иде. Янә тимер юлга караган чиркәү урамы тоташы белән русларныкы иде. Вокзал тирәсендә, Дәүләкән чокыры буендагы урамнарда да руслар күпчелек иде, ә менә «выгон» дигән җирдә инде бары руслар гына иде.

      Немецларга килсәк, болар инде тимер юлның аръягында үзләренә аерым бер төбәк булып утыралар иде. Шуңа күрә бу төбәкне «нимеч ягы» дип кенә йөртә дә идек. Алар ягына барып чыксаң, бөтенләй икенче бер бистәгә кергәндәй буласың. Монда урамнар киң, яшел чирәм, йортлары да, каралтылары да ак кирпечтән, таза-матур, һәркайсында җиләк-җимеш бакчасы, ишегалларында оя-оя төрле эре чәчәкләр үсеп утыра. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Мин хәтта малай башым белән аларның бер йортына тәмам гашыйк та булган идем. Йорт без Чагыл тавына үтеп йөри торган урам өстендә иде. Аның бик матур чардагы да һәм вак кына пыяла өлгеләрдән торган верандасы да бар иде. Үзе ул ап-ак йорт, әмма нечкә бизәкләр белән сырлап эшләнгән кәрнизләре, тәрәзә башлары, веранда рамнары – барысы да ачык сарыга буялган, шунлыктан бөтен йорт ничектер бик җиңел дә, бик нәфис тә булып күренә иде. Җитмәсә әле, веранда каршындагы бакча уртасында су атып тора торган түгәрәк фонтаны да бар иде. Мин бу йорт яныннан узып кына китә алмый идем, туктап аңа карап торырга ярата идем һәм, үскәч, хәлемнән килсә, мин дә шушындый йорт салдырырмын әле дип хыяллана да торган идем. Билгеле, кысыр хыял иде бу, әмма матур йортларга соклану миндә шул чактан ук сакланып калмады микән?! Чөнки кай илгә, кайсы шәһәргә генә барып чыксам да, иң элек аның йортларын карап йөрү минем гомерлек гадәтемә керде дияргә ярый. (Матур йорт, матур йортта матур тормыш һәм матур кешеләрне күрәсе килү – бу бит, чынлап та, бик мавыктыргыч!)

      Илленче елларның урталарында Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, кайчандыр мине шулхәтле сокландырган бу йортны күреп исем китте. Аны май заводына әйләндергәннәр. Янәшәсенә таштан аран шикелле нәрсә салып, шуның белән тоташтырганнар. Стенасын ватып, ишек уйганнар. Челтәр өлгеле верандасы юк, элекке бизәкләреннән берни дә калмаган. Кыскасы, нәфис кыз шикелле теге йорт тәмам өтелгән бер карчык кәяфәтенә кергән. Әйләнәсендә бидон төяп килгән арбалар, машиналар – кой- ма буйлары, ишегалды тапталып, чүпләнеп беткән… Акылым җитмәде минем бу күренешкә… Май заводы, әлбәттә, бик кирәкле нәрсә,

Скачать книгу