Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 63

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

аңа карый алган булыр идем. Ләкин соңыннан инде, тынычлана төшкәч, миндә «Ә бәлки, Лида күренмичә дөрес тә эшләгәндер» дигән уй туды. Һичшиксез, ул да үзгәргәндер, нык үзгәргәндер, ә хатын-кыз үзенең никадәр үзгәргәнен бик яхшы белеп тора ул… Инде менә күрмәгәч, ерак яшьлектәге гүзәл-сылу немец кызы, Дим читендәге нәфис ак төнбоек чәчәгедәй, минем хыялымда һаман да әле саклана.

      Ярый, миңа бер юаныч, ә укучыга азрак ял биргән бу сагыш- лы истәлектән инде кире төп мәсьәләгә кайтыйк. Сүз бит Дәүләкәндә яшәүче төрле милләтләр турында бара иде. Әйткәнемчә, мин үскән елларда халыкның күпчелеге руслар иде. Байлары да күбрәк, һәм алар татар купецларына караганда байлык җәһәтеннән күп өстен, көчлерәк тә булганнар. (Бигрәк тә ашлык җыеп озатучылары.) Зур таза йортлар, ишегалды буйлап сузылган амбарлар, тотып тыя алмаслык шәп аргамаклар аларда иде. Әле революциядән соң масленица бәйрәмендә аларның киң-тирән кошёвкаларга тәңкәле сбруйлар белән җигелгән тройка яки пар атта урам буйлап буран уйната-уйната чапканнарын минем үземә дә күрергә туры килгән иде. Рус байлары арасында бик каралары, бик усаллары да булган (мәсәлән, Костюриннар турында шулай дип сөйлиләр иде), ләкин андыйлары Гражданнар сугышы вакытында аклар белән сызганнар булса кирәк. Һәрхәлдә, мин аларны күреп белмим, бары ишетеп кенә беләм.

      Шулай ук русның хезмәт иясе дә байларына караганда күбрәк иде. Болар – тегермәннәрдә һәм тимер юлда эшләүчеләр, төрле хезмәткәрләр белән вак һөнәрчеләр… Янә килеп, күпмедер интеллигенциясе дә бар иде: гимназия укытучылары, врачлар, конторщиклар әнә шундыйлардан. Кыскасы, төрле милләт халкы җыелган Дәүләкәндә руслар күбрәк тә, өстенрәк тә, һәр җәһәттән алдынрак та иде. Шуңа күрәдер инде монда унҗиденче елның революция вакыйгаларына иң актив катнашучылар да башлыча алар булган. (Контрреволюция тарафдарлары да һәм революция өчен көрәшүчеләр дә иң элек алардан чыккан.) Совет властен контрреволюциядән яклар өчен кораллы отрядны да алар оештыр- ган. Дәүләкән Советының беренче председателе итеп Николай Кириченко дигән кеше сайланган. Гражданнар сугышы башланып киткәч, Дәүләкән аша да сугыш өермәсе узган, берничә тапкыр кулдан-кулга да күчкән һәм, билгеле инде, бу каты, канлы көрәштә корбаннар да аз булмаган. Вокзалдан ерак түгел кечкенә бакча эчендә алар күмелгән туганнар кабере бүген дә исән-сау тора. Кыскасы, революция вакыйгаларына катнашкан рус иптәшләрнең корбан киткәннәре дә һәм исән калганнары да мәгълүм – аларның берсе дә онытылмаган. Район газетасы «Знамя» битләрендә төрле бәйрәмнәр уңае белән алар турында истәлекләр дә басылып чыккалый. Бу гүзәл эш. Әле быел гына (1981 елның июнь аенда) райкомның элеккеге беренче секретаре иптәш Тартыковның Дәүләкән тарихын яктырткан һәм берничә номерга сузылган шактый бай материалы басылган иде. Бу материалда да без шул ук революция каһарманнарын күрәбез: болар Иван һәм Николай Кириченко, Архип Мещеряков, Алексей Астафьев, Василий Крайнов, Нестер Шуваев, Иван һәм Фёдор Ивановлар… Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерә:

Скачать книгу