Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 65

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

аңа башка төрлерәк юл сайлады: колхозлашу чорында Арыслангәрәй агайны семьясы белән Себер ягына сөрделәр – каядыр Кузбасс тирәсенә бугай… Сугыштан соң Таһир Дәүләкәнгә бер тапкыр кайтып та киткән булган. Өс-башы бик әйбәт иде, яхшы урында эшли булса кирәк, дип сөйләделәр. Югала торган егет түгел иде ул! Тик менә бер-ике ел элек кенә Таһир үлгән дигән хәбәрне ишеттем. Ләкин нигәдер күңелем ышанып бетмәде минем бу хәбәргә…

      Ә безнең малай чактагы «милли тәпәләшүләргә» килгәндә, искедән йогып калган ул шаукым комсомол эшләре көчәйгәч, пионерлар хәрәкәте дә тугач, әкренләп бетте дияргә ярый. Хәер, бу вакытта инде мин Дәүләкәннән киткән идем.

      Хуш, тагын нәрсә?.. Әнә тимер юл буендагы калкулык өстендә бик матур, зур ак чиркәү тора, күршесендә генә комташтан салынган ике катлы гимназия. Менә шул гимназиягә рус балаларының барып-кайтып йөрүләрен мин әзрәк хәтерлим әле. Малайларының өстендә ике яклап җиз төймә тезелгән күк шинель, аркаларында иңнәре аша каешлап кигән тартма сыман күн букча18, ә кызлары тар билле, киң итәкле бишмәттән (хәзергечә әйтсәк, пальтодан), муеннарына кара мехтан тегелгән кечкенә муфта дигән нәрсә асып, кулларын шуңа гына тыгып йөриләр. Бу гимназия укучылары – әллә инде торганы бай балалары гына иде – барысы да бертөсле, барысы да матур, көязләр. Кая ул безнең татар шәкертләренә аларга җитү?! Без бик чуар идек, кемдә билле бишмәт, кемдә кайры тун, аякларда йә пима, йә ката (хәтта чабата да), тик бау белән аскан киндер букчалар гына бертөслерәк иде.

      Янә килеп, русларның бәйрәмнәре бик кызыклы була торган иде. Иң элек һәр бәйрәмдә чиркәү чаңнары авыл өстендә өзлексез яңгырап тора. Һәм бу иң калыныннан алып иң нечкәләренә хәтле алмаш-тилмәш яки бөтенесе бергә яңгыраган чиркәү чаңында ниндидер бер көч-тылсым бар кебек иде. Хәтта менә мин вәсвәсәдән бик курыккан татар малае күңелендә дә ул чаң авазлары тантаналы да һәм ямансу да сәер бер тойгы уята иде. Шуңадыр, ахры, мин яшьтән үк чиркәү чаңнарын ирексездән шомланып, әмма яратып тыңлый идем.

      Ләкин хәтердә иң нык сакланганы – русның кыш үзәгендә була торган Крещенье бәйрәме. Каты суыклар вакыты, Дим инде бер аршын чамасы каткан да була. Иң элек әнә шул каты бозны суы чыкканчы чабып, Дим өстенә зур бер тәре ясыйлар. Тәренең аяк очында түгәрәк бәке уялар. Чиркәүдән иконалар, хоругвилар, тагын әллә ниләр күтәреп чыккан халык һәм поплар Иордан тыкрыгы буйлап боз өстенә төшәләр. Шуннан соң озак та үтми, пар ат җиккән тирән кошёвкада зур толыпка төреп салган көрәк сакаллы бер русны боздагы тәре янына китерәләр. Шыр ялангач рус бабайны толып эченнән чыгарып, бер кулына элмәкләп бау кидерәләр дә тәре очындагы әлеге түгәрәк бәкегә өч тапкыр чумдырып алалар. Салкын судан тартып чыгаргач та, аңа стакан тутырып аракы бирәләр, шунда ук яңадан чанага салып, зур калын толыпка (дохага) әйбәтләп урыйлар. Өстенә тагын бер толып ташлыйлар, шуннан соң пар ат аны каядыр чаптырып алып та китә.

      Бу тамашаны мин берничә кыш рәттән

Скачать книгу


<p>18</p>

Ранец – Ә. Еники искәр.