Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 67
– Ләштер-лөштер атлаеш, засим бесән таптаеш?
Иты наша ялан бит, колак төпкә салам бит!
Эш колак төпкә хәтле үк барып җитмәгәндер инде, әмма әйтергә кирәк, печән ул башкорт өчен ишле малына бердәнбер азык та һәм шактый табыш китерә торган байлык та. Шуңа күрә дә терлектән дә, кешедән дә таптатмыйча саклаган ул аны. Печән чабу башкортларның уракка караганда да иң зур, иң киеренке эш өсте – бөтен авылы, бөтен хатын-кызы һәм бала-чагасы болынга чыга иде. Ирләр, торналардай тезелешеп, куе-тыгыз үләнне чош та чош чабалар, хатын-кызлар бер-ике көн җилләгән пакусларны чүмәләгә өяләр, егетләр, үсмер таза малайлар тагы да кибә төшкән чүмәләне ат белән кибәнгә тарттыралар. Һәм менә берзаман Дим тугае оста агайлар куйган очлы башлы түгәрәк кибәннәр белән чуп-чуар була торган иде. Ә көзен-кышын Дәүләкән базарында шул хуш исле «бесән»не бары тик башкортлар гына сата иде.
Хәер, башкортның тагын кымыз дигән бик әйбәт бер байлыгы бар бит әле. Ихтимал, элек үзләре генә эчкәндә кымыз әллә ни зур байлыктан да саналмагандыр, әмма ләкин Дим буйлап тимер юл узгач, бия сөте чын бер табыш чыганагына әйләнә. Чөнки мәшһүр елганың балыклы саф суы, чәчәкле-хуш исле болыны-яланы, каймактай йомшак һавасы, көннәр буе тигез генә кыздырган кояшы, шуның өстенә һәртөрле азыкның муллыгы һәм арзанлыгы үпкәсенә сихәт эзләүчеләрне бу тирәләргә күпләп тарта башлый. Кымызчылар диләр аларны. Ансат туры юл булгач, алар Уфадан гына түгел, Казаннан, Самарадан, Мәскәүдән, хәтта Петербургтан да Дим буйлап тезелгән башкорт авылларына киләләр. Иптәш Тартыковның язуына караганда, кымызчылар керткән һәрбер йорт хуҗасы җәенә йөз сумлап акча алып кала булган. Ә ул заман өчен бу шактый ук зур табыш.
Димәк, яңа юл белән вагоннарга төялеп башкортларга да байлык килгән?.. Юк, ашыкмыйк әле… Әлбәттә, тимер юл – прогресс, алга китеш, үзгәрткән, җанландырып җибәргән ул җирле халыкның да тормышын, ләкин барысына да бертигез байлык белән бәхет китергән дип уйлау зур хата булыр иде. Гомумән, байлык беркайчан да кешеләргә тигез бирелмәгән, башкортларда да борын-борыннан ук бае да, ярлысы да булган, ә тимер юл аркасында җанланып киткән алыш-биреш эшләре (икенче төрле әйтсәк, капиталистик мөнәсәбәтләр) ул аерманы отыры тирәнәйткән генә. Дөрес, күп җир-су биләүче, күп мал асраучы башкортлар булган. Әмма мин үскәндә, алар да бик сирәк калганнар иде инде. Дәүләкәннең иң бай башкорты Дәүләткилде агай иде, диләр. Эткол урамының урта бер җиренә салынган иң шәп, иң матур, чардаклы йорт та аныкы иде. (1919–1920 елны булса кирәк, бу йортның зур як башында без бер кыш сабак та укыган