Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 71

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

юк, атлар бар җирдә малай кешенең чуалуы бик табигый нәрсә, аңа юньләп игътибар да итмиләр. Шуның өстенә ул әле кул арасына керергә, үзенчә нидер эшләргә дә тырыша. Әйтик, хуҗаның үз улы Таһир урамнан керәсе килмәгәндә (уеннан аерылуы жәл!), Муллагали еш кына кола айгырга атланып бияләрне, тайларны Комачка сугарырга төшерә. Бусы инде аның өчен үзе бер бәйрәм! Һәм иң мөһиме – атлар аны таныйлар, аны үз итәләр – бу инде куаныч кына түгел, чын горурлык та!.. Әнә шулай үтә кеше ишегалдында, кеше маллары тирәсендә малайның көннәре.

      1921 елның рәхимсез каты ачлыгы үтеп киткәч, ничектер шактый тиз арада илгә муллык килде. Моны Ленин керткән нэп (яңа экономик политика) нәтиҗәсе диделәр. Нәкъ шул елларда безнең Муллагали дә, ниһаять, атлы булу бәхетенә иреште. Бу вакытта ул ныгып өлгергән уналты-унҗиде яшьлек таза егет иде инде. Һәм шушы яшеннән йөк ташучы булып эшли дә башлады. Егет максатына иреште дияргә ярый – ат бар, атай заманыннан калган кабык арба бар, капчык күтәрергә таза арка да бар – тагын ни кирәк?! Иң мөһиме – ул хәзер үз атын җигеп йөри, үзе «хуҗа». Атка гына түгел, агасына да, инәсенә дә, чөнки «акса»ны да хәзер ул таба! Һәм без, «урам таптаучылар», аңа инде көнләшеп тә карый идек.

      Менә бу – безгә күрше бөлгән башкорт Солтанай агай малайларының язмышы. Әмма андыйлар Дәүләкәндә аз түгел иде. Алар инде онытылып та беткән. Тик шуны әйтергә кирәк: тегермәннәрдән тимер юлга йөк ташучыларның бик күбесе, Муллагали шикелле, бер атлы башкорт агайлары иде. Язгы-көзге пычракларда казылмалы юллардан бичара атларның көянтәдәй бөгелеп, өзелердәй булып йөк тартканнарын миңа күп күрергә туры килде. Алар сыртына төшкән чыбыркыны Ходай үзе башка җан иясенә күрсәтмәсен. Ни хикмәттер, токымы шундыйга күрәме, башкорт аты, әйтик, немец яки хохол атларына караганда, бәдәнгә кечерәк тә, арыграк та, әмма инде чыдамлылыгына исең-акылың китәр! Чамасыз авыр эш өстенә, бахырга, минемчә, ашату-карау да җитми иде. Мәсәлән, хуҗасы базар каршындагы чәйнигә «җылынып» чыгар өчен кереп китә, ә аты аның җиргә ташлаган бүрек хәтле генә печәнгә башын иеп, күзен йомып тик кенә тора да тора. Көн буе да тора ала ул шул хәлендә!

      …Ниләр генә күрмәй ир башы менән ат башы, дип җырлый башкорт үзе дә. Сүз монда йөк ташучы грузчик агай һәм аның үзенә караганда да ныграк интеккән аты турында барды, әмма, сез беләсез инде, кеше язмышы да, ат язмышы да бертөсле генә була алмый. Миңа, мәсәлән, шул ук башкортларның җыеннардан җыеннарга йөреп даны таралган сөлектәй чабышкы атларын да, киң тугайларда бияләр көтүен куалап, саклап йөртүче, һичкемне якын җибәрми торган бик зәһәр өер айгырларын да күрергә туры килде. Әйе, алар гәүдәгә зур түгел. Ләкин инде гаять җиңел сөякле, бик чая – тынгысыз атлар иде, мәхлуклар!

      Менә миндә борынгы бер фото-открытка саклана. Дәүләкәндә чыгарылган, өске читенә «бия саву» дип тә язылган. Фоторәсемдә җәйге башкорт ишегалдының бер почмагы күрсәтелә. Артта утарга чыга торган җил капка, аңа тоташып киткән биек кенә читән койма. Менә шул җил капкадан бирерәк

Скачать книгу