Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 75
Ләкин төшеп машинага утыргач та, минем ике нәрсәгә эчем поша башлады: беренчедән, изге ният белән азапланып тауга менгән карчыкка бераз гына булса да сәдака бирмичә китүемә үкендем, ничек бу исемә килмәгән дип, эчемнән генә үземне тиргәп тә алдым. Дөрес, сәдака бирүем яшьләргә сәер дә тоелыр иде (язучы бирә бит), әмма барыбер кирәк булган – күңелне сафландыру өчен кирәк булган ул… Борыннан килгән бер йола – аны үтәүдән кемгә ни зарар?! Ришвәт (взятка) бирү түгел ич!..
Икенчедән, карчыкның кем булуын ачык кына белмичә китү дә кызганыч иде. Үзе чукрак, үзе сукыр карчык миңа ничектер бер хикмәт иясе булып тоелган иде… Янымдагы егетләрдән сорап карадым, ләкин алар да бик аз белә икән: Дүртөйледә, картаеп пенсиягә чыккан улында тора, җитәкләп менгән кыз оныгының баласы, ә карчык, чын булса, китап укый-укый сукырайган, диделәр. Шуннан артыгын мин белә алмадым. Кызганыч!.. Уйламаганда гына хикмәтле кешеләр очрап куя, ләкин без һәрвакыт, әлеге каһәр суккан ашыгу аркасында, аларны күрмичә узабыз да китәбез. Шулай да егетләремә әйтүне кирәк таптым: сез ул карчыкны яхшырак белергә тырышыгыз әле… Кем каберенә йөри ул, кемне зиярәт кыла?.. Бер батыр кабере дип минем дә малай чакта ук ишеткәнем бар иде. Билгесез гади бер кешене генә Ярыш түбәсенә мендереп күммәсләр. Бәлки, картлардан тагы да белүче бардыр… Ә ул каберне рәтләп, баш очына таш та куйдырсагыз, бик күркәм бер эш эшләгән булыр идегез, дидем.
Егетләрем минем белән килешкәндәй булдылар.
Әмма шулай да мин бүгенге сәфәремнән ифрат та канәгатьмен. Иң элек күптән күңелемдә йөргән теләгемне үти алдым – Хәмит белән Сәгыйдәнең каберләрендә булдым, изге догасыз гына булса да, үземчә аларны зиярәт кылдым. Аннары менә алтмыш елдан соң икенче мәртәбә Ярыштау башына мендем, дөньяны күрдем, дөньяның бик борыннан килә торган, тик без генә оныткан серләрен