Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 77
Мин үзем, билгеле, бу «чәйни» заманын бөтенләй диярлек хәтерләмим, бик кечкенә булганмын әле – әйтик, ике белән биш арасында гына… Аннары без «чәйни»нең үзендә түгел, ә күршедәге икенче бер йортта торганбыз. Шуның өстенә, бу йортка күчеп күпмедер торгач, мин өченче яшемдә кинәт кенә… аяксыз калганмын. Ягъни әйбәт кенә йөреп яткан җиремнән тотканмын да аякка баса алмас булганмын. Нинди чир, нинди зәхмәт аркасында – моны миңа атам-анам да бервакытта да әйтеп бирә алмадылар. Авырту-сызлану да булмаган шикелле. Һәрхәлдә, урын өстендә үрсәләнеп ятмаганмын, киресенчә әле, мүкәйләп булса да йөрергә тырышканмын. Алар, әлбәттә, бик курыкканнар, тугыз баладан соң унынчысы да гарип калса – Алла үзе генә саклый күрсен!.. Мине аякка бастыру өчен врачларга күрсәтү (ул чагында ук Дәүләкәндә земский шифаханә булган), төрлечә дәвалап карау, им-томнар куллану, ниндидер бер зур ишанга илтеп өшкертү – берсе дә калмаган. Озакка сузылган бу тырышу, ә мин һаман идәндә шуышып кына йөрим икән… Әмма шулай да инәйнең күз яшьләре, ялварып сораулары, ниһаять, Алла бабайга барып җиткән булса кирәк, көннәрдән бер көнне, кинәт аяксыз калган шикелле, кинәт кенә аягыма да басканмын! Ул болай булган: кемнеңдер киңәше буенча, зур түгәрәк тазда ниндидер шифалы үлән-чәчәкләрне кайнар су белән пешекләп, мине шуның пар-суына утыртканнар. Башымны гына ачык калдырып, өстемә калын юрган япканнар. Һәм иң гаҗәбе – атакай белән инәй, мине шул хәлдә калдырып, үзләре мунчага киткәннәр. «Без кайтканчы утыр, балам» дигәннәрдер инде. Ә мин кайтканнарын көтеп тормаганмын, үрмәләп таздан чыкканмын да, урындыкка тотынып, әкрен генә аягыма басканмын! Кайтып кергәч, атакай белән инәйнең күзләре шар булган – бу нинди могҗиза!.. Тиз генә мине күтәреп алганнар, киендергәннәр, яңадан аякка бастырганнар. Һәм менә шул басудан мин йөреп тә киткәнмен.
Балачагымда булып узган бу хәвефле хәлемне мин бары сөйләүләре буенча гына беләм, ләкин – ни гаҗәп! – урындыкка тотынып басып торуымны үзем дә әзрәк кенә хәтерлим… Инде шактый ук үскәч, мин колын шикелле нечкә, бик йөгерек аяклы бер малайга әйләндем. Бик ярата идем чабарга,