Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 81
Булмаса, яр башындагы өебезгә кайтыйк әле – минем бәләкәй чагыма. Күршебез Миңнегали агайның ишле балалары арасыннан миңа иң якын торганнары Зөфәр белән Маһирә иде. Дөрес, алар икесе дә миннән олырак – Зөфәр алты яшькә, Маһирә ике яшькә. Ләкин шуңа карамастан мин аларга бик ияләштем, алар янында үстем, егет чагым алар белән бергә үтте, һәм икесе дә минем бертугандай якын кешеләрем булып калдылар. Шушы көнгә кадәр!.. Моның төп бер сәбәбе менә нидән гыйбарәт: минем атакай сәүдә эшләре белән читкә киткән чакларда, инәй күршедән төн кунарга Зөфәр белән Маһирәне чакыра торган иде (билгеле, әти-әнисеннән сорап). Бу инде беренче герман сугышы башланып, дөньяның тынычлыгы китеп торган вакыт, ә без ике малай бик кечкенәбез әле, билгеле, инәй ялгызы гына кунарга курыккан. Унике яшьлек малай белән сигез яшьлек кызчык – бу бит үзенә күрә бер терәк, өйдә, һич югы, җан иясе арту дигән сүз. Аларның безгә куна керүен бигрәк тә мин көтеп ала идем, чөнки алар кергәч, өебез бөтенләй җанланып китә, бергә утырып чәй эчү дә күңеллерәк була, аннары минем өчен иң тансыгы алар белән бергә, бер урында ятып йоклау иде. Алар бит мине гел генә урталарына алып яталар иде… Әнә шулай балачактан ук туа безнең арада якынлык!
Ләкин еллар уза, без дә туктап тормыйча һаман үсәбез – алар алданрак, мин алар артыннан. Шулай үсә торгач, берзаман Зөфәр – егет, Маһирә туташ булган, мин дә малайлыктан чыгып егет булып киләм, имеш! Һәм шушы чорга кергәч, безнең арадагы яшь аермасы ничектер сизелми дә башлады, һәрхәлдә, без күпмедер дәрәҗәдә тиңләштек. Шуны да әйтергә кирәк: мин яшемә караганда күп кенә яктан шактый иртә өлгердем. Егет чакта дусларымның күбесе яшькә миннән олыраклар иде.
1925 ел белән 1930 еллар арасы – минем һәр җәйне Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чагым. Менә шушы вакытта без Зөфәр белән егетләр буларак бик дуслашып киттек. Кем әйтмешли, без һаман бергә, һаман бергә! Бу биш-алты ел вакыт Дәүләкән яшьләренең иң оешкан, иң актив чагы иде. Җомга көн саен диярлек көймәләргә утырышып, Дим өстен җыр-гармун тавышлары белән яңгыратып йөрүләр, уникешәр атка төялеп, азыклар алып, арбага казаннар салып, Ачлы күл буена сәхрәгә чыгулар, әзерләгән концерт-спектакльләребез белән татар һәм башкорт авылларына «гастроль»гә барулар – болар барысы да әнә шул биш-алты ел вакыт эчендә булып алды. Зөфәр дә, Маһирә дә бу эшләргә иң якыннан катнашучы, җан өрүче, беренче башлап йөрүчеләрдән иде. Гомумән, ул чакта Дәүләкәндә яшьләр күп иде әле, китеп, таралып бетәргә өлгермәгәннәр иде. Әмма һәркемнең шул күп яшьләрдән аеруча якыны, күңелгә ошаганы, үзенә тартып торганы була. Зөфәр минем өчен әнә шундый иң якын, сирәк дусларның берсе иде. Ул яше белән дә, акыл белән дә күпләрдән өстен иде, ахрысы, шуңадыр мин химая эзләгәндәй гел аңа тартыла идем. (Ә химаяче миңа бик кирәк була башлаган иде инде.) Шуның белән бергә Зөфәр ачык, шат күңелле, туры сүзле һәм өстәвенә көяз бер егет тә иде. Көне буе атасы янында тимер чүкегәннән соң, ул бик әйбәтләп юынып, кара чалбар,