Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 83

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

кайчан исем бирелеп, чаттагы йортларга кайчан тар калай сукканнардыр, әмма бу урам мин малай чакта ук Тукай урамы дип атала иде. Менә шушы Тукай урамының Димгә табарак очындагы бер йортка мин еш кына барып йөри идем. Коймадан эчкәрәк бүрәнәдән алтыпочмаклы итеп салынган кечкенә өч тәрәзәле тәбәнәк кенә йорт, урамнан такта түбәсе дә ике морҗасы гына күренеп тора, ләкин, әнә шундый авылча гади генә булуына карамастан, бу йортның капка-коймалары, каралты-куралары бик таза эшләнгән иде. Амбары тимер белән япкан, ат-сыер абзарлары тоташтан такта түбәле, мунчасы да бәләкәй генә өй кебек ак мунча иде.

      Бу – итче Гали абзый йорты. Тук йорт, һәрвакыт итле бәлеш исе килеп торган йорт. Гали абзыйның минем белән бер яшьтәге Мәхмүт исемле һәм энем белән бер чамадагы Миңнеәхмәт исемле ике улы бар иде. Шулай ук нәфис ак чырайлы, нечкә-зифа сынлы, буй җитеп килгән Гайникамал исемле кызы да бар иде.

      Гали абзый белән минем атакай күптән таныш һәм әшнә дә булганнардыр, ахрысы, чөнки берзаман без алар белән якыннан аралашып, йөрешеп яшәдек. Аңа инде күп еллар узды, мөнәсәбәтләр дә бик күптән өзелде, әмма ләкин мин барыбер бу күптән таралып, югалып беткән гаиләне бервакытта да онытып бетерә алмадым. Тирән кереп калган алар минем күңелгә…

      …Мәхмүт белән без бик дуслашып киткән идек. Кече малай чактан алып үсмер егет булганчыга кадәр гел бергә йөрдек, бер-беребезгә бик ияләштек, үсмер чакта гына була торган самими күңел якынлыгы безне бәйләгән иде, шуңа күрә безнең серләребез дә гел бергә, уртак булды. Малай буларак мин беренче мәртәбә Мәхмүт белән сугыштым. Икебез дә җирдә аунадык, икебез дә гарьлегебездән еладык – әнә шулай сугышудан башланган дуслык кайчагында бик көчәеп китә икән ул!..

      Мәхмүт буйга миннән кайтышрак, бик аз гына шадрасы да бар, ләкин күзләре зур, керфекләре озын иде. Сөйкемле, матур малай иде. Уналты яшебездә без икәү янәшә утырып, иң беренче мәртәбә фоторәсемгә төштек. Ике ахирәт дус, әмма һич тә бер-беребезгә охшамаганбыз. Мәхмүтнең йөзендә уй бар, ниндидер сагыш та бар кебек, ә минем чырайда бернәрсә дә юк – тырпаеп торган зур колаклар да тар гына күзләр… Бик кадерле бу фоторәсем минем өчен!

      Мәхмүт, чынлап та, яшьтән үк уйчан-моңлы малай булып үсте. Ниндидер бер тирән яткан хәсрәт, язмышыннан канәгатьсезлек, бетми-үтми торган төшенкелек аңа гүя тумыштан ук бирелгән иде. Еш кына ул кайгылы җырлар җырлый иде. Ашыкмыйча, әкрен генә моңлы итеп җырлый иде:

      Әнкәй мине тапкачтын да

      Ак биләүгә биләгән,

      Ак биләүләргә биләгән,

      Бәхете булсын димәгән…

      Бу зарлы-моңлы җырның сәбәбе дә билгеле иде – алар бик иртә әниләрен югалттылар… Әниләре Мәгълифә җиңги бик юка, бик арык хатын иде. Бөтен хәлсез кыяфәтеннән аның күптән инде авыру икәнлеге күренеп тора иде. Ахырда балаларын бик иртә ятим калдырып, чахоткадан үлеп тә китте. Бу вакытта Мәхмүткә ун яшьләр булгандыр – адәм баласының зур хәсрәтне иң авыр кичерә торган чагы. Күпне аңлый,

Скачать книгу