Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 82
Ә еллар уза, нинди кадерле еллар уза, тик без аңа игътибар гына итмәгән булабыз. Шул арада заман безнең язмышларны үзенчәрәк, без көтмәгәнчәрәк хәл дә итеп куя һәм тормыш юлларыбызны да төрле якка аерып җибәрә. Бик озакка аера ул безне. Зөфәр, татар җанлы егетебез, көтмәгәндә генә бер чибәр рус кызына өйләнә, Дәүләкәннән китә, Башкортстанның төрле районнарында почта начальнигы булып эшли, соңгы гомерен Бәләбәйдә яшәп уздыра. Мин аны бер утыз биш ел чамасы күрмичә тордым. Алтмышынчы-җитмешенче елларда, Дәүләкәнгә кайтышлый, бары аны күрер өчен генә ике тапкыр Бәләбәйдә тукталдым. Без икебез дә бик үзгәргән идек, әмма балачактан ук күңелләргә сеңеп калган якынлыкны бер дә югалтмаганбыз икән. Алтмыш яшемне бәйрәм иткәндә, мин, телеграмма биреп, аны Дәүләкәнгә чакырдым. Килде мәрхүм, куандырды, бергәләп үзебез укыган мәктәпкә бардык (ул чагында татар мәктәбе эшли иде әле), малай чакта чана шуган тауны да барып карадык, боз өстенә дә төшеп йөрдек. Бу сөйләшеп йөрүләр вакытында Зөфәр миңа күп кенә нәрсәләрне искә төшерергә ярдәм дә итте.
Әйе, еллар уза, дусларны, туганнарны алып китә тора!.. Картларыбыз күптән инде бу дөньяда юк: Габдулла абый да, Рәхилә дә, Зөфәр дә юк, мин дә берүзем генә калдым. Шулай да исәннәребез арасында бәйләнешләр өзелмичә һаман да дәвам итә. Балалыктан картлыкка килеп җиткән бу бәйләнешләргә инде җитмеш ел тулып узды.
…Сүз нәрсәдән башланып киткән иде?.. Беренче күршебез тимерче Миңнегали агайдан… Ул заманнарда «күрше» дигән нәрсәнең әһәмияте гаять зур булган икән. Дуслык-якынлыклар да күршеләр булудан башланган, онытылмаганы-сагындырганы да шул ук күршеләр. Чөнки иске мәгънәдәге күршелек, ягъни якыннан аралашып, хәл-әхвәл сорашып, йомышка йөрешеп, кирәк чакта ярдәмләшеп яшәүче күршеләр хәзерге заманда, бигрәк тә шәһәр шартларында, бетеп бара диярлек. Халык унар катлы, йөзәр квартиралы йортларга кереп тулды, бер җиргә тупланды, үзара якынайды да кебек, әмма шул ук вакытта бер ишектән кереп, бер баскычтан менеп йөрүчеләр дә бер-берсен юньләп белмиләр… Күршелек нәрсә ул хәзер? – очрашканда исәнләшеп узу да бик сирәк кенә йомыш төшеп керү (мәсәлән, телефонга) – бары шул гына!
Бер елдан соң без яр башындагы балконлы йорттан ни өчендер икенче йортка күчкәнбез. (Ахрысы, хәвефсезрәк урын эзләптер, чөнки яр башындагы йортка бер-ике тапкыр караклар керә язганнар иде.) Бусы инде Дәүләкәннең төп урамында, түбән очка табарак