Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 78

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

һәммәсен дә искә төшерү дә һәм сагыну да мөмкин түгелдер, күрәсең.

      Әйтергә кирәк, «чәйни» тоту атакай өчен дә очраклы гына бер кәсеп булган икән. Шуннан соң ул бер урында гына утырып, мәсәлән, кибет ачып, сату итмәде. Аның сәүдәсе гел йөрү белән бәйләнгән иде. Күптән түгел, Срур тутакай миңа: «Атаң, мәрхүм, сәяхәт итәргә ярата иде бит», – диде. Һәм, чынлап та, йөрергә бик һәвәс иде ул. Малай чагыннан ук бу һәвәслек аңа йоккан булырга тиеш. «Каргалы» өлешендә мин аның башта бабасы Әхтәм картка ияреп, аннары әтисе белән бергәләп, башкортлар арасында тире-яры, йон-ябага җыеп йөрүләрен язган идем инде.

      Егет булып өйләнгәч тә ул йөреп алыш-биреш итүдән туктамаган, тирә-яктагы базарларны һәм ярминкәләрнең берсен дә диярлек калдырмаган. Шул чакларын исенә төшереп сөйли башласа, мин бик гаҗәпләнеп тыңлый торган идем. Чөнки бик күп еллар узуга карамастан, ул кайсы ярминкә артыннан кайсы ярминкә килүен, һәркайсының аен, айның кай числосында указ укылуын (ярминкә ачылыр алдыннан, гадәттә, указ укылган) төп-төгәл белә иде. Мәсәлән, январьның искечә 25 ендә Уфа ярминкәсе ачылган, аның артыннан 15 мартта Эстәрле ярминкәсе башланган, аннан – Бәләбәй ярминкәсе, аннан – иң соңгысы – Бөгелмә ярминкәсе булган икән. Тагы да гаҗәбе – атакай шул ярминкәләргә (мәсәлән, Бөгелмәгә) барган чакта узарга туры килгән бөтен авылларның исемен белә иде. Алай гына түгел, кайсы авылдан соң кайсы авылга җитүләрен, кем исемле агайга кереп ат ашатуларын яки кунып чыгуларын бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Искиткеч хәтер иде үзендә!

      Әнә шул бик яшьтән башланган йөрү һәвәслеген ул картайганчы диярлек ташламады. Миңа караганда ул дөньяны күбрәк гизде, күбрәк күрде. Кыскасы, «чәйни»не ташлагач та, минем атай, коммивояжер шикелле, күн саквояжын күтәреп һәм уңышлы алыш-биреш өмет итеп, якын-тирә шәһәрләргә юл тота башлады.

      Ул чагында безнең үз йортыбыз юк иде әле, шул сәбәпле без фатирдан фатирга күчеп йөргәнбез. Болай йөрүебез 1918 елга чак- лы дәвам итә. Шуңа хәтле, ягъни дүрт ел эчендә, без өч тапкыр фатир алыштырдык. 1918 елның җәендә атакай, ниһаять, чибәр генә йорт сатып ала. Истән чыгармыйк, «чәйни»не ташлап киткән елны герман сугышы башлана, ә без йортлы булганда инде Бөек революция дә булып өлгерә. Кыска, әмма тыгыз заман! Минем биш яшьтән тугыз яшькә чаклы вакытым. Хәтерем инде ачылган һәм күп кенә нәрсәне күрергә дә өлгергән. Әмма күпмесе шуның күңелдә сакланган? – моны әле сынап карыйсы бар.

      «Чәйни» йортыннан без Арыслангәрәй тыкрыгындагы бер йортка күчкәнбез. Бу – зур урамнан Комач буена төшә торган бик кыска гына бер тыкрык иде. Аның бер ягында Арыслангәрәй башкортның каралты һәм абзарлары, икенче ягында ниндидер бер рус кешесенең амбар-куралары сузылып киткән иде. Ягъни тыкрыкта яр башына җиткәнче бернинди йорт-мазар юк иде. Бары тик тыкрык беткән җирдә яр башыннан Комачка карап ике генә йорт тора иде. Шуларның берсе, Арыслангәрәй койрыгындагысы – тимерче Миңнегали агай йорты, икенчесе – рус койрыгындагысы – без күчкән йорт иде. Йортлар кеше

Скачать книгу