Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 73

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

бик ошаган иде.

      Әйе, ул чакларда ана телендә уку күңел ихтыяҗына әйләнгән, гадәткә кергән бер эш иде. Телне безгә нык өйрәткәннәр, уку, язу, сөйләү саф үз телебездә, шуңа күрә китапка хөрмәт тә зур иде. Һәм бу тел – татар теле – башкорт яшьләре өчен дә бердәнбер укый-яза торган тел иде. Сары мәдрәсәдә ятып укыган башкорт шәкертләре шушы телдә китапча югары өслүп белән, сүзләрнең дә иң матурларын гына сайлап, кәгазь читенә буяулы каләм белән чәчәкләр ясап, хәтта каләм тоткан бармакларын да төшереп, танышасы килгән кызларына хатлар язалар иде.

      Аннары ул чакта укучы малайлар һәм кызлар арасында «ядкяр дәфтәре» тоту дигән нәрсә дә бар иде. Шул дәфтәрне бер-берсенә биреп, ядкяр яздыралар иде. Минем дә булган андый дәфтәрем. Искереп бетсә дә, ул дәфтәр 1921 елдан бирле һаман әле миндә сакланып яткан. Бергә укыган күп кенә малайлар һәм кызлар шуның битләренә үзләренең ядкярләрен язганнар: күбесе миңа «иптәшем» дигән, «шәригем» дигән, ләкин арада «Әмирхан әфәндегә» дип куйганнары да бар. (Унике яшьлек малайга!) Димәк, иске гадәтләр онытылып бетмәгән әле ук чакта.

      Шул дәфтәрдәге ядкярләр арасыннан берсен генә монда китерәсем килә. Кыска гына ул һәм бик матур кул белән язылган:

      «Тәзкирәм22.

      Нәрсә языйм синең альбумыңа?

      Матур язарга белмимен,

      Сезнең бәхетле булуыңызны

      Ихлас күңел илә телимен.

      Сезнең кыйммәтле альбумыңызны былчыратканым өчен гафу үтенәм.

      Апаңыз: Г. Ишаева. 19–21».

      Моны язучы – әлеге үзе дә кызлар мәктәбендә укыткан Гайшә апа. Билгеле, мин дәфтәремне аңа бирмәгән идем, ә үзем белән бергә укучы энесе Исмәгыйльгә биреп торган идем. (Исмәгыйль миңа ядкяр итеп Тукайның «Танса» шигырен күчереп язган.) Күрәсең, шул чакта күзенә чалынган дәфтәргә Гайшә апа да үзенең тәзкирәсен язып куйган. Чын башкорт кызының саф татарча язуы берәүне дә гаҗәпләндермәсен. Чөнки бу ул заман өчен табигый күренеш, чөнки элек-электән үк башкортның муллалары, мөәзиннәре дә, соңрак мөгаллим-мөгаллимәләре дә – төрле өяз һәм шәһәрләрдәге татар мәдрәсәләрен яки мәктәпләрен бетереп чыккан кешеләр. Хакыйкатьне яшерүдән мәгънә юк, тик моны дөрес аңларга кирәк. Мәсәлән, борын авылда күршедән ут алып чыгу гадәте булган. Утны соскы белән алып чыккан, учагына яккан, өен җылыткан – күршесенә рәхмәтен әйтергә дә онытмаган. Аң-белем бирүне дә мин шул ут биреп торуга охшатыр идем. Татар халкының учагында мәгърифәт уты иң авыр заманнарда да сүнеп бетмәгән, калын көл астында да әкрен генә көйрәп яткан ул, ә тора-бара, Россиядә азатлык хәрәкәте көчәйгәч, яңадан кабынып, ялкынланып киткән. Менә шул утны ул ихтыяҗы төшеп килгән кардәш халыкларга да биргән. Ә башкорт халкына аеруча, чөнки ул терәлеп торган күрше, аңардан инде кызганып тору булмаган. Хәзер менә башкорт халкының үзендә аң-белем, культура, сәнгать утлары дөрләп яна. Бу – Ленин милли сәясәтенең иң гүзәл, иң куанычлы бер нәтиҗәсе. Моңа татар

Скачать книгу


<p>22</p>

Тәзкирәм – истәлегем. – Ә. Еники искәр.