Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 79

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

шунда иде ки, һәр көнне, кояш баер алдыннан, Комачта бакалар хоры башлана иде. Комач – акмый торган су, шунлыктан анда бакалар бихисап иде. Менә шулар, аеруча тын җылы кичләрдә, көтүләре белән су читенә җыелып, тотыналар төрлесе төрлечә «сайрарга»! Бөтен су буе өзлексез яңгырап тора. Һәм, әйтергә кирәк, төрле тавыштагы бу бакалар хорының үзенә күрә бер тәртибе бар, моңы-яме бар. Тыңлый торгач аңа күнегеп була, кайчагында исә күңелдә үзенә бер сагыш та кузгата иде ул!

      …Кичке су өстенең тагын бер сере хәтердә нык калган. Шулай ук кояш баеган чакта гына аргы Димнән «бум… бум» дигән төслерәк өзеп-өзеп кычкырган калын бер тавыш ишетелә торган иде. Аны ишетүчеләр шунда ук: «Әнә су үгезе кычкыра!» – дип әйтәләр иде. Чынлап та, тавыш шундый калын, шундый көчле ки, андый тавыш бары үгез шикелле зур бер җанвардан гына чыгарга тиеш иде. Һәм мин үсеп җиткәнче диярлек безнең Димдә дүрт аяклы су үгезе булуына ышанып йөрдем… Мин генә түгел, бик күп малайлар моңа ышаналар иде. Ләкин – ни гаҗәп! – үгезнең үзен күрүче генә юк. Бервакытта да берәүнең дә «Күрдем мин аны, малай!» дип шаккатырып сөйләгәнен ишетергә туры килмәде. Әллә инде ул дәһшәтле үгез бер дә судан чыкмыйча ятамы?! Алай дисәң, көчле-калын тавышы аның шундый ерактан ничек ишетелә соң?

      …Бары тик шактый вакытлар узгач кына, дәү абыйлардан чын дөресен ишетергә туры килде: бернинди су үгезе безнең Димдә юк икән. Аның каравы ниндидер бер кечкенә кош бар, имеш. Менә шул хәтәр исемле өтек кенә кош, кичке тынлыкта ялгызы гына йөзеп йөргән чагында, башын суга тыгып «бум-бум…» дигән төслерәк калын тавыш чыгара икән. Вәт сиңа су үгезе! Хәзер бармы ул, белмим, ләкин кайткан чакларымда аның мәһабәт тавышын ишеткәнем юк.

      Яр башындагы ике йортның берсе тимерче Миңнегали агай йорты дигән идем. Аның йорты да түбәннән караганда ике катлы иде. Тик түбән каты яр асты ягыннан өйне күтәреп торган бер подвал сыман гына нәрсә иде. Шуның өстендәге йорт, үзе калай белән япкан булса да, шактый кечкенә иде… Янә тар гына ишегалларында такта алачыклары бар иде – шуннан көне буе диярлек зур чүкеч белән кечкенә чүкечнең алмашлап тимер чүкегәне ишетелеп тора иде.

      Миңнегали агай – безнең мин белгән иң беренче якын күршебез… Гаиләсе аның ишле иде, шул чакта ук инде дүрт улы, өч кызы бар иде. Ике улы – Габдулла абзый белән Муллагали абзый – җитеп килгән егетләр, алардан кечерәк Зөфәр дә миннән алты яшькә олы үсмер малай иде. Ә миннән күпмегәдер яшьрә- ге – Әхтәм, ләкин мин аның балачагын белмим диярлек. Кызлары – Маһирә, Рәхимә, Рәхилә, тагын соңрак Сания исемлесе дә булды. Болай санап чыгуымның бер хикмәте бар: шушы тимерче гаиләсе белән без озак еллар буена бик якын-дус яшәдек. Соңыннан терәлеп торган күршеләр булмасак та, бу якынлык бервакытта да бетмәде, һәрвакыт аралашып, йөрешеп тордык.

      Миңнегали агай үзе – кара сакаллы, таза, базык кына кеше – Дәүләкәндә хөрмәт казанган бер авторитет иясе иде. Аны белмәгән һәм аңа эше-йомышы төшмәгән кеше юк иде диярлек. Тимерчелек исә аңа нәселдән күчкән, гомере

Скачать книгу