Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 86
– Туктагыз!
Һәм мин туктадым, ә иптәшләрем – юк, борылып та карамыйча чаптылар гына… Марҗа түти кулын изәп кенә мине янына чакырды:
– Малайка, кил әле монда, кил!
Мин бик каушап, курка-курка гына аңа якынлаштым.
– Курыкма! – диде ул миңа, малае кизәнмәкче иде – аны да тыйды, суктырмады. Түти гәүдәгә зур иде, тулы-таза иде, мөлаем да кебек иде.
– Күлмәк эчендә нәрсә, чыгар әле! – диде.
Мин изүдән өч баш көнбагыш чыгардым.
– Ват вит, бәләкәй генә башың белән урлашырга да тотынгансың, – диде ул, гүя ачусыз гына.
Мин дәшмәдем, колакларыма хәтле кызардым, елап җибәрергә авызым да җәелә башлады, ләкин ничектер тыелып калдым. Марҗа түти әллә кызганып, әллә нидер уйланып, беравык минем өстемә карап торды – мин ул чакта чебештәй бик арык, нечкә генә бер малай идем.
– Кем малае син? – дип сорады ул.
Мин көчкә генә:
– Хәдичә апаныкы, – дидем.
– Кайда торасыз?
– Күк йортта.
– Кайда ул «күк йорт»ыгыз?
– Комач буенда.
Марҗа түти аз гына дәшми торганнан соң миңа:
– Итәгеңне тот әле, – диде.
Мин аңламадым, ул тагын кабатлады:
– Итәгеңне күтәр диләр сиңа!
«Нигә икән?» дип аптырап, мин кыюсыз гына ике куллап күлмәк итәгемне күтәрдем, ә марҗа түти әлеге өч баш көнбагышны минем тотып торган итәгемә салды. «Биреп җибәрә, ахрысы»