Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 90

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

койма ярыгыннан күзәтәм. Алар бер дә диярлек урамга чыкмыйлар һәм үзләренә дә беркемне дә кертмиләр бугай – капкаларының аркылы агачы һәрвакытта шылдырып куелган була. Шуңа күрә миңа койма буйлап ярык эзләп йөрергә туры килә дә. Оятрак булса да әйтим инде, ишегалдын тутырып уйнап йөрүче бу шат балалар арасыннан бер кыз башта минем күземне, аннары күңелемне үзенә тартып өлгергән иде. Ул араларында зуррагы, нечкә-нәфис буйлы, озын кара толымлы иде. Хәер, барысы да чибәрләр, барысы да матур киенгәннәр, араларында тездән генә бәрхет чалбар кигән ике малай да бар, ләкин барыбер минем күзем әлеге шул кара толымлы кызда гына… Бу кыз сезгә таныш булырга тиеш – ул Һаҗәр, Борһан абзыйның уртанчы кызы, арада иң чибәре һәм минем беренче мәхәббәтем… Соңыннан, миңа аларның барысы белән дә танышырга да, якыннан аралашырга да туры килде. Әмма Һаҗәргә гашыйк булуым койма ярыгыннан карап йөргән чакта ук башланган иде инде!..

      Ләкин, әйткәнемчә, хәлләр бик тиз үзгәрде. Июнь ахырлары булды микән, көннәрдән бер көнне Дәүләкәнгә сугышмыйча- атышмыйча гына чехлар керделәр. Бу инде Дәүләкәнне басып алган беренче кораллы гаскәр иде. Алар, кергән көннәреннән алып чыгып киткәнчегә кадәр, станциядә запас юлга куелган үзләренең эшелоннарында тордылар. Солдатлары авыл арасына чыгып, таралып та йөрмәделәр. Халык та аларга чит-ят бер кавемгә караган шикелле карый иде. Шулай да мин аларның бик көяз киенгән офицерларын әзрәк хәтерлим әле. Безгә каршы чаттагы чибәр генә йортта бер рус гаиләсе тора иде, анда берничә сылу гына ханым да күренә иде – чех офицерлары ара-тирә менә шулар янына килеп, граммофон уйнатып, танцевать итеп китәләр иде. Шул чакта мин аларны күргәләдем.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      1

      Хәзер әдәбиятта күбрәк «мирза» дип язалар. Ләкин безнең Каргалыда «морза» диләр иде – мин дә шулай алам. – Ә. Еники искәр.

      2

      Исемнәр барысы да русча язылган. Татарча әйтелеше ничек: Идейме, Идәйме, Терегол – Түрәколмы – ачыклавы бик читен. – Ә. Еники искәр.

      3

      Сембер губернасындагы сукно фабрикаларының хуҗалары. – Ә. Еники искәр.

      4

      Елганың тын гына аккан тирән урыны.

      5

      Әсасы – нигезе, төбе.

      6

      Әхмәтсолтан Терегулов турында мин «Хатлар укыганда» дигән мәкаләмдә кайбер яңа фактларны да язып чыктым. – Казан утлары, 1983. – № 12. – Ә. Еники искәр.

Скачать книгу