Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 89

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

да үтеп китте, ачлык елын да уздырып җибәрдек, әмма яңа капка тәки эшләнмичә калды. Шулай итеп безнекеләр Дәүләкәннән киткәнчегә кадәр ике күрше бер капкадан йөрделәр. Безгә килүчеләр киртәнең уң ягына, күршегә килүчеләр сул ягына узалар иде.

      Яңа йортка – инде үзебезнең йортка – без 1918 елның июнь башында күчендек. Үзебезнеке! – бу кодрәтле сүз безнең малай җаныбызны да биләп алырга өлгергән иде.

      Без, әлбәттә, бик шат идек. Тизрәк күчәргә атлыгып кына тора идек. Беренче мәртәбә атакайга ияреп баргач, без энем белән икәү йортның бөтен җирен – эчен-тышын һәм ишегалдын карап чыктык. Түбәнге ярым подвалында кайчандыр пекарня булган икән. Ишектән керүгә нәкъ каршыда тәбәнәк-киң авызлы галәмәт зур мич, стена буенда ак тактадан таза эшләнгән лар-әрҗәләр, мич кырыенда сөяп куйган озын саплы көрәк һәм пумалалар… Почмакларында он кунган пәрәвезләр һәм… бөтен җиреннән күпергән камыр исе килеп тора кебек… Монда ак калач белән йомшак клиндерләр пешергән булырга тиешләр. Ак калачның нәрсә икәнен без дә әзрәк беләбез… Бәлки әле, бу әкәмәт мичтә безнең үзебезгә дә ак калачны пешерергә туры килер… дип уйладым мин бала хыялым белән.

      Пекарняны тиз генә карап чыктык та ашыгып югары катка мендек. Монда инде иртәгәдән дә калмыйча без үзебез тора башлаячакбыз. Менә зур гына өй алды, сулда – такта ишек, анда чолан булса кирәк, уңда – урам (парадный) ишегенә төшә торган, сарыга буяган баскыч… Әйбәт!.. Ярый, зур таза ишектән өйгә үк кердек. Каршыда коридор, сулда кухняга уза торган аралык, ә уңда ике якка ачылмалы ак ишек. Без иң элек әнә шул шәһәрчә шәп ишекне сак кына ачып, түр якка (залга) кыяр-кыймас кына атладык. Һәм керү белән авызыбызны ачып, бер мәлгә аптырап калдык: монда моңарчы без күрмәгән кайбер җиһазлар да бар иде. Мәсәлән, каршы стенада идәннән алып түшәмгә чаклы сузылган зур көзге. Без, ике яланаяк малай, гүя каршы яктан килеп кергәндәй шул көзге эчендә янәшә басып торабыз, әкәмәт!.. Монда шулай ук бик матур сары шкаф белән стена буена тезелешкән биек артлы урындыклар да бар иде. Боларның барысын да атакай йорт белән бергә сатып алган икән.

      Без, ике малай, әнә шулай яңа йортыбыз белән танышып чыктык. Билгеле инде, бөтен ихатасын әйләндек, бер почмагын да калдырмадык. Ихата әле уртадан бүленмәгән иде, шуңа күрә ул безгә бик иркен-зур булып күренде… Әйткәнемчә, без яңа йортка июнь башында күчендек. Иң элек, йола кушканча, инәй йортыбызның түренә бербөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Монда да тормышыбыз мул, тук булсын өчен иде бу… Аннары күк айгырда әйберләребезне ташыдык. Дәүләкәндә безнең якын туганнарыбыз Зәкия тутакай белән Хәсән җизни торалар иде – күченгәндә шулар иртәдән кичкә кадәр безгә булыштылар. Көн яктысында ашап-эчкәннән соң, туганнар да киткәч, без беренче мәртәбә яңа урында, догаларыбызны укып, йокларга яттык. Ләкин, бик арыган булуыбызга карамастан, беребез дә тиз генә йокыга китә алмадык. Әллә шатлыктан, әллә татлы хыялдан… Атакай белән инәй шыпырт кына һаман нидер сөйләшеп яттылар. Миңа да бит инде тугыз яшь, хыяллана

Скачать книгу