Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 62

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

күренмәс өчен без башкорт Дәүләкәненең иң читтәге аулак урамында озак кына йөрдек. Кемнеңдер коймасы буендагы косаркага (печән чапкычка) туры килеп, шуның калай идәненә утырып та тордык. Лида кияүгә чыгуын бик җиңел аңлатты: «Вакыт җитте, шуңа күрә чыктым», – диде. Мин: «Нигә мине көтмәдең?» – дигән булдым. «Ә син көтәргә куштыңмы соң?» – диде ул, шелтә белдергәндәй итеп. Әйе, хак сүзгә җавап юк!.. Ләкин кузгалыр алдыннан, Лида үзе миңа сарылып, кайнар сулап: «Әйдә, һич югы, бер үп мине!» – диде. Бу безнең иң беренче һәм иң соңгы бик дәртле, әмма гөнаһсыз үбешүебез булды. Шуннан соң мин, тилебәрән орлыгы ашаган малай кебек, кыек-мыек атлап, бәхет дигән нәрсәне нинди җиңел табып та һәм югалтып та була икән дигән уйдан хәйран калып, үзебезнең очка кайтып киттем.

      Икенче көнне без, татар яшьләре, Бәлдәй йортына репетициягә җыелган идек. Шул чакта кемдер кереп миңа: «Әмир, сине тышта көтәләр», – дип әйтте. Кемнәр, дип сорагач, серле генә итеп: «Чыккач күрерсең», – диде. Мин бераз аптырап, ләкин аны-моны уйламыйча чыксам, клуб ишеге төбендә өч егет басып тора. Бик яхшы киенгән таза егетләр. Берсе – ак чырайлы, саргылт чәчлесе – буйга да озынрак, күкрәк-җилкәгә дә киңрәк… Мин шунда ук аларның немец егетләре икәнен сизеп алдым. Әлбәттә, яхшы ният белән килмәгән болар, дип уйладым, эчемә салкын курку да йөгерде, ләкин кире борылып кереп китмәдем. Озын буйлысы, миңа беравык туп-туры карап торганнан соң, кырыс кына сорады: «Ты Амир?..» «Да, я Амир!»16 – дидем мин… Шуннан соң ни булды? Шуннан соң берни дә булмады. Егетләр тагын бераз миңа карап тордылар да, артык бер хәрәкәт тә ясамыйча, борылып киттеләр дә бардылар. Мин бу эшкә бик гаҗәпләнеп, баскан урынымда торып калдым. Өч егетнең озын буйлысы, һичшиксез, Лида кияве булырга тиеш иде бит… Бернинди янау юк, кул күтәрү юк, ни өчен генә ике иптәшен ияртеп килде икән ул?! Хәер, мин моның серен тиз аңладым: аңа мине күреп, танып китү кирәк булган – менә ни өчен килгән ул!.. Һәм мин дә моны хәтәр бер кисәтү дип аңларга тиеш идем. Әйе, хәзергә алар миңа тимәделәр (чөнки көпә-көндез клуб алдында кеше кыйнап китү үзе куркыныч эш), әмма бер күреп, танып киткәч, моның өчен башка уңай җае чыкмасмыни?!

      Кыскасы, шушы вакыйгадан соң Лида белән очрашу бетте, өзелде. Икебез өчен дә ул кирәкми һәм ярамый иде. (Лида өчен бигрәк тә.) Дөрес, бу «өзелешү» минем күңелдә үкенү хисе катыш ниндидер бер ямьсез юшкын да калдырды, әмма нишләмәк кирәк?! «Роман»ның ахыры башыннан ук билгеле иде инде.

      Ләкин Лида белән очрашулар бетсә дә, соңыннан миңа аның хакында кайбер нәрсәләр ишетергә туры килде. Иң элек мондый бер хәл: шул ук 1928–1929 елларда булса кирәк, хутор биләүче һәм Дәүләкәннең үзендә торучы күп кенә немец семьялары дәүләт органнарының рөхсәте белән Германиягә яки Америкага күчеп китә башладылар. Шул чакта Лиданың кияве дә ата- анасы белән бергә океан аръягына китеп бара. Ә Лида, йөкле булганга күрә, әти-әниләрендә (алар беркая да китмиләр) калып тора. Кияве исә аны соңрак кайтып алырга тиеш була. Ләкин инде ул яңадан безнең якларга кайта алмаган, чөнки бер киткәч

Скачать книгу


<p>16</p>

Дәүләкәндә бөтен яшьләр мине Әмир дип кенә йөртәләр иде ул чакта. – Ә. Еники искәр.