Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 61

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

йортлары да аларның бик шәп таш йорт иде. Янә килеп, шул ук тегермән территориясендә безнең Гөлсем исемле бер назлы гына кызыбыз да тора иде. Һәм шунда ук «кызыл почмак» дип аталган зур гына бүрәнә йорт та бар иде – без, татар яшьләре, менә шул йортка җыелышка-мазарга баргалый да торган идек. Билгеле, ул чакта әле безнең арада бернинди немец кызы да, марҗа кызы да булмый торган иде. Ләкин шулай да теге Лида дигән «нимеч» чибәре безнең килеп-китеп йөргәнне һаман күргәли икән. Һәм ни сәбәптер шул чакта аның күзе миңа төшкән. Гөлсемнән, кызыксынып: «Бу егетегез кем?» – дип сораган, аннары, бер дә кыенсынып тормыйча, үзе белән таныштырырга да кушкан. Шулай итеп, Гөлсем безне таныштырды.

      Йә, шуннан соң ни булды? Бик яхшы хәтерлим: иң беренче эш итеп без, Лида теләге белән, Димдә өчәүләп көймәдә йөрдек. Мин ашыкмыйча ипләп кенә ишәм, Лида каршымда утыра, ә Гөлсем көймәнең иң түрендә, гүя безгә игътибар итмәгән булып, авыз эченнән әкрен генә нидер көйләп бара. Ул безнең җыр яратучан бер моңлы кызыбыз иде. Лиданың өстендә ак ефәктән юка гына кофта, кара юбка, аягында нәрсә иде – хәтерләмим. Күзләрем гел аның йөзендә. Әйтергә кирәк, ул бер дә немец кызларына охшамаган иде. Немец кызлары бит, гадәттә, йә аксыл, йә җирән чәчле булалар, ә бу нәкъ чегән кызыдай чем-кара чәчле, нечкә кара кашлы, кара энҗедәй кечерәк кенә күзле, әмма йөзе сөттәй ап-ак һәм бик чиста да иде. Әлбәттә, ул бик матур, бик нәфис кыз иде – биле дә чегәннәрнекедәй нечкә, күкрәкләре дә тулы гына иде. Хәтта колагындагы алкалары да, чегән кызларыныкы шикелле, зур түгәрәк алкалар иде. Мондый сылу белән минем әле беренче танышуым, шуңа күрә миңа аның алдында үземне «тота белү» бер дә җиңел түгел иде. (Бигрәк тә русча тел зәгыйфьлеге мине бик «изә» иде.) Лида, шуны сизгәндәй, күбрәк үзе җанланып нидер сөйләнә, ә мин тырышып-тырышып ишүемне генә беләм. (Биргән сорауларына да баш кагып «да», «нет» белән генә чикләнәм.)

      …Кызларымны мин Кара яр ерымы аша Димнең үренә алып чыктым. Бераз бара төшкәч, анда елганың киңәеп киткән бик матур урыны бар иде. Күпме генә килеп йөргән урын булмасын, әмма матурлык ул күргән саен барыбер сокландыра. Кызларым да бик куандылар, мин ишүдән туктадым, көймәне агым ихтыярына куйдым. Тирә-ягыбызга каранып, сокланып, рәхәт татып утырабыз. Көймә әкрен генә яр читенә якынлашкач, Лида яңа гына ачылган ап-ак эре төнбоек чәчәкләрен озын саплары белән бергә судан суырып-суырып алды. Төнбоек чәчәкләре суда чакта бик матурлар, әмма өзгәч алар бик тиз шиңәләр… Кыскасы, без көймәдә бик күңелле йөреп кайттык.

      Шуннан соң?.. Шуннан соң без тагын берничә тапкыр очрашып, кичен читтәге буш урамнарда йөрдек, айлы төндә берәрсенең капка төбендәге күләгә караңгылаган эскәмиясендә иңне иңгә терәбрәк утырдык. Минем бәхеттән, кызым шат күңелле иде. Сөйләнә, көлә, шаярта, кыскасы, бер дә «скучать» итми иде. Һәм миңа да инде аның көенә җайлашып, үземне беркадәр хөр тотарга, көләргә, хәтта сүзен табып көлдереп тә алырга туры килә иде. Дөрес, башта ук бер нәрсә минем өчен бик ачык иде: бу очрашып йөрүләрнең җитди төс алуы, тирәнгә кереп китүе

Скачать книгу