Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 59
Фәтхелислам да, Миңнеислам да минем бергә үскән дусларым иде, алар турында алда сүз булачак әле. Тик бу урында әйтәсем килә: алар соңыннан кем булып, нинди дәрәҗәгә ирешсәләр дә, Гатаулла бабайларын бервакытта да онытмадылар. Чөнки кемгә бурычлы булуларын бик яхшы аңлыйлар иде.
Купецларның Гатаулла карт кебек ярлылыктан байлыкка ирешкәннәре рәхим-шәфкатьтән бер дә мәхрүм түгелләр иде – мин моның мисалларын ишетеп тә, күреп тә беләм. Аннары кеше нинди сынаулар аша үтә һәм ничек үтә – шуны да онытмаска кирәк. Утызынчы елларның башында Гатаулла картны йортыннан чыгаралар, ләкин ул бүтәннәр шикелле Дәүләкәнне ташлап китми. Төнге каравылчы булып эшкә керә, ә көндезләрен заготконтораның атларын карый. Эш-хезмәт – аның стихиясе, күргән, татыган ул аны, шул сәбәпле «купич»лыктан кире кара эшкә күчү аның өчен зур бәхетсезлектән саналмаган… Хатыны Рокыя апай да тегү артелендә эшли, ударница дип аны газетага да мактап язалар. Шулай яшиләр алар. Карт сиксән биш яшенә хәтле эшли, аннан пенсия ала башлый. Туксаннан да узып китә ул! 1937 елны мин аны Кырымда күргәндә (Хәбибрахман янына кунакка килгән чагы), аңа җитмеш җиде яшь иде. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр, ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Хәбибрахманның әйтүенә караганда, бабай, бәлки, йөзгә дә җиткән булыр иде, ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кышкы томанлы көннәрнең берсендә ул, тимер юл аша чыкканда, поездга тапталып һәлак була… Чиканастан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татарның язмышы әнә шулай төгәлләнә.
Әйтергә кирәк, Дәүләкәннең нәкъ уртасыннан узган тимер юлда моның ише фаҗигале үлемнәр ара-тирә һаман булгалап тора икән, чөнки бу юлда хәрәкәт гаять көчле, озын авыр составлар биш-ун минут саен диярлек коточкыч тизлек белән бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Кайткан чакларда мин моны үзем дә күреп, бик курыкканым бар. Дөрес, сугыштан соң шактый вакыт узгач, юллар аша биек тимер күпер салдылар, ләкин адәм дигәнең, күпергә менеп-төшеп йөрисе килмичә, хәтәр җирдән туры гына үтеп китәргә ярата… Һәм кайчагында авыр составның ажгырып килеп җиткәнен сизми дә кала…
Сүз моңарчы татар «купич»ларының балалары турында барды. Алар күп һәм барысы турында язып торуның, минемчә, кирәге дә юк. Шуңа күрә мин мисал өчен үземә бик яхшы таныш булган ике күршебезнең уллары белән генә чикләндем. Ләкин шулар мисалында да «купич» балалары турында билгеле бер нәтиҗә ясарга була.
Иң элек шуны әйтергә кирәк, сәүдәгәр балалары без кичергән заманның мәгълүм бер чорында «чит элемент» булып саналалар иде. «Чит элемент»ка эшкә керүе дә авыр, уку йортларының да ишекләре ябык иде. Шуңа карамастан аларның берсе дә сукбайга әйләнмәде, начар юлга кереп китмәде, кыскасы, юкка чыкмады. Дөрес, егерменче елларның ахырларында алар берәм-берәм каядыр китә, тарала башладылар һәм озак кына югалып та тордылар. Еллар узды, заманнар үзгәрде,