Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 15

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      – Шприц! – диде тагын әлеге тавыш.

      Аны тагын чак кына кузгаттылар, озакламый җилкәсе буйлап тагын рәхәт җылылык таралды. Рифкать бераз вакыт керфек кагарга да кыймый ятты. Кемдер баш очында утлы кыршау тотып тора кебек тоелды аңа. Күзен ачыйм дисә, утлы кыршауны башка кидерә дә куя. Менә ул, әлеге Газраилгә сиздермәскә тырышып, әкрен генә керфекләрен күтәрде, аннары, баш очында утлы кыршау күренмәгәч, күзләрен ачты.

      Каршында шул ук хәрби кеше утыра. Аның янында – кулына шприц тоткан ак халатлы апа. Ә арттарак – тагын ак халатлы кешеләр…

      – Түз, егет, түз, герой! – дип елмайды хәрби кеше. Ләкин аның елмаюы бик моңсу да, сәер дә килеп чыкты.

      – Генерал… – дип пышылдады Рифкать.

      – Әйе, мин бу, рядовой Миргазизов, мин. Мин исән, иптәшләрең дә исән, барысы да исән! Рәхмәт сиңа.

      Һәм шулчак барысы да, барысы да, аермачык булып, Рифкатьнең күз алдына килеп басты. Ирексездән аның йөрәге кысылып куйды, ике күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште, бераздан башы шаулаудан туктады, гәүдәсе җиңеләйгәннән-җиңеләя барды, менә инде ул аны бөтенләй тоймый да башлады.

      Рәхәт! Рәхәт тә, бераз куркыныч та. Парашютта төшкәндә шулай була иде. Ул әле хәзер дә оча түгелме соң?! Әйе, әйе, оча! Ләкин шунысы гаҗәп: җиргә түгел, ә өскә, зәңгәр күккә таба оча! Аста автоматтан аталар, «Ур-ра!» кычкырып йөгерәләр, танклар үкереп чаба. Ә ул гранатасын уч төбенә кыскан да һаман-һаман өскә күтәрелә, күтәрелгән саен күңелгә рәхәтрәк була бара, көләсе, җырлыйсы килә. Ләкин ул көлә дә, җырлый да алмый, чөнки кулында – граната. Менә аның бармаклары ут яна башлый. Ычкындырмаска, түзәргә, түзәргә! Әгәр бармакларын язса, граната шартлаячак, ул, атылган коштай, җиргә егылып төшәчәк. Аның белән бергә кояш та, ай да, йолдызлар да шартлаячак, сүнәчәк.

      Рифкать иреннәрен кысып ыңгырашты. Аңа тагын укол кададылар.

      Күзне иркәләп, палатада кояш уйный. Тып-тын.

      Беркем бер сүз дәшми. Басканнар да тик торалар. «Бөтенесе басып тора, мин генә нишләп болай ятам соң әле? Мин тормаганга сөйләшмиләрдер», – дип уйлады Рифкать һәм, күтәрелергә исәп итеп, кыймшанып карады. Ләкин кыймшануга ук тирә-юнь караңгыланып китте, кешеләр томан эченә кереп югалды. Ул, елап җибәрүдән куркып, тешләрен кысты да түшәмгә текәлде.

      Тагын тынлык. Бу тынлыкны бары тик колак төбендәге берөзлексез шаулау авазы гына бозып тора. Самолёт гөрелтесенә охшаган шаулау авазы. Әллә һаман самолётта очалармы соң? Юк, юк, ул инде хәзер барысын да хәтерли, барысы да күз алдындагы кебек.

      Аларны төн уртасында тревога белән уяттылар. Ул икенче каттагы караватыннан сикереп төште дә, юл уңаеннан киенә-киенә, казарма ишегенә таба йөгерде. Дөбер-шатыр килеп баскычтан чабып төштеләр дә казарма каршына тезелделәр. Караңгы күктә чекерәеп йолдызлар яна. Ике көн, ике төн берөзлексез койган яңгырдан соң, дөнья киңәеп, иркенәеп киткән кебек. Түбәңә басып, күңелне борчып торган болытлар таралгач, күк шундый биегәйгән, ниндидер бер тантаналы төскә кергән. Шундый биек күккә караганда, хәтта башлар әйләнә. Беренче тапкыр

Скачать книгу