Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 19

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      – Берничә минуттан самолётлары аэродромда булачак. Каршыларга машина җибәрдек.

      – Яхшы. Барыгыз.

      Таныш тавышлар ишеткәч, Рифкать күзләрен ача. Палатада шул ук кешеләр. Генерал гына киткән. Аның урындыгында полк командиры утыра. Сул кулына шприц тоткан халатлы апа уң кулы белән аның битен сыйпый. Кулы шундый җылы, йомшак. «Битне сыйпаган җылы җил шушы икән», – дип уйлый Рифкать.

      – Уяндыкмы? Хәлләр ничек? – дип, акрын гына, сак кына сүз башлады полковник.

      – Иптәш полковник, авыруны борчырга ярамый, ул бераз ныгырга, хәл җыярга тиеш.

      Рифкать күз карашын табибәгә таба күчерде. Түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле. Маңгаенда сырлары да бар. Нәкъ аның әнисе инде. Мөлаем, моңсу күзләрендә әнисенеке төсле бераз киная дә бар төсле. Әйтерсең Рифкать бер-бер ярамаган эш эшләгән дә, ул аны: «И-и, шулай итәләрме соң, нәрсә уйладың соң, бала?» – дип, яратып кына орыша сыман.

      – Бик авыртмыймы, улым? Яхшы, яхшы. Тик кенә ят. Кыймшанма, улым, кыймшанма. Хәзер менә кан бирәбез. Хирург та килеп җитәр.

      Аның сүзләре шундый ягымлы, шундый йомшак, җылы иде ки, табибә апа сөйләшкән саен, баш авыртуы кими бара, баш эчендә янган ялкын сүрелә төшә, кулларга, аякларга, күкрәккә җылы йөгерә. Аннары ул җылы бергә җыела да тамак төбенә килеп тыгыла. «Еламаска, еламаска! Еларга ярамый!» – дип, эчтән генә кабатлый Рифкать. Шуңа гаҗәпләнә ул: кыйнаганнары да, ачуланганнары да бар аны, берчакта да еламый иде. Ә менә җылы сүз ишеткәч, «улым» дип битеннән сыйпагач, ирексездән күңеле тулды да куйды.

      Ул озак кына, бернәрсә дә уйламаска тырышып, түшәмгә карап ятты.

      Шулчак, сулык-сулык килеп, уң кулы сызларга тотынды, сызлау тора-бара бөтен гәүдәсенә күчте. Ул тешләрен кысты, йөзе җыерылып килде. Аңа тагын укол кададылар, бераздан авыру тынычлана төште, ул, хәлдән таеп, бер хәрәкәтсез ята бирде. Әйтерсең аны бик каты кыйнаганнар да ул, әнисе сизмәсен дип, тын гына ята. Ыңгырашмый да, зарланмый да. Ә әнисе, сизсә дә, сизмәгәнгә салыша: «Нәрсә, әллә арыдыңмы? Ят, ял ит, авырып китә күрмә тагын», – дип юата.

      Аның эчендә ачу кайный. Шул малайларга кыйнатып торган өчен җаны әрни… Арттан килеп сукмаган булсалар, үзләренә дә эләгәсе иде…

4

      Алар, Рифкать, Әнфисә, Галия, Илдус, танцыдан кайтып килгәндә, каршыга биш малай чыгып басты. Аларның берсен, сары чәчле, олы башлы, озын гәүдәле егетне инде берничә тапкыр күргәне бар Рифкатьнең. Күрше мәктәптән, баскетбол командасында уйнап йөри. Танцы мәйданчыгыннан читтәрәк бер эскәмиядә Рифкать гитара уйнап утырганда, өерләре белән әллә ничәве бөтерелгәннәр иде. Малайлар-кызлар Рифкать утырган эскәмияне сырып алганнар да шау-гөр киләләр. Әле көлешәләр, әле җыр башлап җибәрәләр. Ә тегеләр ни танцыга бармыйлар, ни бу төркемгә килеп кушылмыйлар.

      – Әй, тартырга бармы? – дип сорады озын буйлы егет эскәмиядәгеләрдән.

      – Тартмыйбыз бит, әнә безнең өчен химкомбинат торбасы тарта. – Тәлгать илтифатсыз гына шәһәр читендә кара төтен болыты

Скачать книгу