Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 21

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

карап тормыйлар, турыга яралар. Ә Сашаның начар укый башлавының үз сәбәбе булган. Әйбәт кенә укып килгән егет тик торганда «икеле» ала башламый бит инде. Димәк, ул йә берәр начар компаниягә ияргән, йә аның өендә бер-бер хәл булган. Өйләрендә гауга купкан аларның, әтисе белән әнисе аерылышуга кадәр барып җиткән. Билгеле инде, шундый чакта кемнең кәефе булсын да кемнең дәрес әзерләп утырасы килсен?! Малаебыз көннәр буе, кичләр буе урамда каңгырап йөри икән. Шул чакта кызларга аның күңелен юатырга, үзләре арасына алырга кирәк иде дә бит, ә алар тотканнар да самосуд оештырганнар.

      – Ул әйткән бит, кисәткән бит, – дип, Әнфисәне бүлдерде Рифкать. – Хәтта ялынган да бугай әле. Кызлар, чыгарыгыз, чыгармасагыз, тәрәзәдән сикерәм, дигән. «Хөрәсән судьялар» көлгән генә. Сикерә, имеш, каян килгән Котовский! Ә ул тоткан да ачык тәрәзәдән урамга сикергән…

      – Тсс… – Әнфисә бармагын авызына куйды. – Ачык тәрәзә шуларныкы бугай, ишетмәсен.

      Тәрәзә төбенә килеп җитүгә, Рифкать, сигнал биргәндәй, гитараның иң нечкә кылына чиертеп алды. Шунда ук тәрәзәдән берничә баш күренде.

      – Килде, безнең гитарист килде! – дип шаулашты алар. – О-о, бүген тулы бер ансамбль болар! Саша, дустың килде.

      – Безнең парашютистның хәле ничек? – дип кычкырды Рифкать.

      Палата эченнән Сашаның тонык кына тавышы ишетелде:

      – Исем китте, сез килде дип сикереп тордым ди менә. Рәхәтләнеп ятам әле.

      – Сикерүен сикергәнсең, ә парашют алырга оныткансың, – дип шаяртты Әнфисә.

      – Соң син морфлотка китәм дигән идең бит, нишләп десантныйга язылырга булдың әле? – Рифкать шулай диде дә, ник әйткәненә үкенеп, башын аска иде. «Кая инде хәзер аңа морфлот? Сынган умыртка сөяге белән, адәм рәтенә кереп, тигез җирдән атлап йөри алса да әйбәт булыр әле. Юкка әйттем, морфлот дип авыз суларын корыта иде бит ул. Иң авырткан җиренә кагылдым», – дип уйлады Рифкать.

      – Мин бит үземне океан лайнерында йөзәм дип уйладым. Корабка «дошман» басып кергәч, тоттым да суга сикердем. Ләкин мин йөзәсе диңгез өстен асфальтлап өлгергәннәр икән.

      – Әй, Рифкатьме әле исемең? Ташлагыз әле юк сүз сөйләвегезне. Сашагыз нык егет, бирешә торганнардан түгел, терелер, капитан гына түгел, контр-адмирал булыр әле.

      – Контр булдым инде, адмирал буласы гына калды.

      – Әй, җырлап күрсәт әле, – дип, өзелгән сүзен ялгап китте тәрәзәдәге агай. – Мать якасына ул авыру-сырхауларның. Шул гитараңда бер-бер җыру сузып җибәр! Дару түгел, җыру терелтә адәм баласын. И-их, гармунда уйнасаң икән син. Бу шалтыравыгың күңелне кытыклап кына уза бит ул. Ә гармун бар хәсрәт-кайгыңны актарып чыгара. – Агай, «и-их» дип, озын итеп сузып куйды да буй-буй больница күлмәгенең якасын ачып җибәрде. – И-их, без яшь чакта… Әйдә, Рифкать энем, чиртеп җибәр әле шул нечкә муенлы нәрсәңне!

      Рифкать гитара кылларын барлап чыкты, аннары авызын тутырып елмайды, тыңлагыз дигәндәй, тәрәзәгә күтәрелеп карады. Тәрәзә төбенә сөялгән агайның ачык якасыннан бинт белән уралган күкрәге агарып күренә, уң кулы, гипслап, муенына асып куелган— күкрәгенә ак

Скачать книгу