Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 24

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

лә!.. Мәгънәсезгә тәрәзәдән сикерергә кем дип белдең соң мине?! Баш ике түгел бит. Әнә теге агай шикелле, тракторың янып, шуны коткарырга дип утка керсәң – башка эш. Тракторы да исән, үзе дә исән, әле газетада да «герой» дип язып чыкканнар. ӘСаша янына синнән башка килеп караган кеше дә юк. Менә үзең кара инде: ул тәрәзәдән сикереп егетлек күрсәтмәк булган. Ә кызлар ике көн мыштым гына йөрделәр дә тагын элекке хәлләренә кайттылар. Дөнья үзгәрдеме – юк, тамчы да үзгәрмәде. Ә ул инвалид булып калса?..

      – Синең өчен үзгәрмәсә, минем өчен үзгәрде, – диде Рифкать һәм гитарасын кулына алды.

      – Нәрсә дидең?

      Ләкин Рифкать онытылып җырлый иде инде:

      Утларга да бер керербез әле,

      Без менәрбез әле күкләргә.

      Солдат булу безгә кыен түгел,

      Риза булса кызлар көтәргә.

      Аны Әнфисә белән Галия күтәреп алды. Илдус арткарак калды, җырга кушылмады.

      Трамвай юлын аркылы чыгып, Рифкатьләр өенә таба борылгач, арттан аяк тавышлары ишетелде.

      – Рифкать, йөгер! Кызлар, качыгыз!

      Илдус үзе кычкыра, үзе бар көченә чаба иде. Аның артыннан, олы-олы атлап, озын буйлы, тузган сары чәчле егет куып килә. Арттан тагын дүртәү йөгерә. Озын егет Илдусны куып җитте дә кулын күтәреп кизәнде.

      – Мә гитараны, Әнфисә!

      Рифкать алар янына ыргылды, чабып килгән уңайга озын егетнең эченә китереп сукты, тегесе тротуарга барып төште, яткан килеш ыңгырашып кычкырды:

      – Изегез, егетләр, гитарасын алыгыз! Бүтән урамга чыкмаслык итегез! – Һәм ул бер кулы белән эчен тоткан килеш, икенче кулы белән тротуарда яткан Илдусны дөмбәсләргә тотынды.

      Рифкать аның кулын артка каерып китерде дә бар көченә этеп җибәрде, егет, сузылып, кырыйдагы агачлар арасына барып төште. Ләкин шул арада дүрт егет аны уратып алган иде инде. Ул Илдусны җирдән күтәрде дә, сул кулы белән аны кочаклап, уң кулын селки башлады. Егетләрнең берсе Әнфисә кулыннан гитараны тартып алды. Ул чәчрәп кычкырды, аңа Галия кушылды. Шулчак Рифкатьнең йөзенә китереп суктылар. Аның күз аллары кинәт яктырып китте, һавада утлы күбәләкләр оча башлады. Ул чайкалып куйды, ләкин егылмады. Аңа тагын суктылар, тагын. «Егылмаска, егылмаска! – дип кабатлады ул эченнән. – Егылсаң, таптыйлар, изәләр». Менә кемдер фонарь белән күзләренә төбәгәндәй булды. «Хәзер тагын сугалар», – дип уйлады ул. Ләкин күзләрен ачса, каршында фараларын яктырткан милиция машинасы тора, ә теге егетләр куак арасыннан чаба иде.

      – Бандитлар! – диде ул һәм авызына тулган ачы канны җиргә төкерде.

      Менә хәзер Рифкать урында ята. Шул егетләргә бирешеп торганга эчендә ачу кайный. Әнисе аның хәлен сизсә дә, сизмәгәнгә салыша: «Арыгансыңдыр, улым, ял ит. Бигрәкләр озак йөрисез шул», – дип сөйләнә-сөйләнә, алдына чәй китереп куя. Рифкать әнисенә елмайгандай итә дә тешләрен шытырдатып кыса. Кинәт түзеп булмаслык булып башы авыртырга тотына. Әйтерсең кемдер баш миенә кадак кага, каккан саен кадагы эчкәрәк керә. «Тук-тук, тук-тук» килә чүкеч.

      – Хәзер, хәзер, – ди әнисе. Ул нишләптер русча сөйләшә.

6

      Менә

Скачать книгу