Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 27

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

оялаган да дулый да дулый, утлы кисәүне берөзлексез яндырып тора. Рифкатькә ул мәңге шулай янар, бу авыру мәңге бетмәс кебек тоела. Авыртуны басарга тырышып, ул авыз эченнән генә көйли башлады:

      Солдат булу безгә кыен түгел,

      Риза булса кызлар көтәргә.

      Илдус аны саташа дип белде, ахрысы, табибәгә таба борылып карады. Ак халатлы ханым, игътибар итмә дигәндәй, кулын гына күтәрде, дәшмәде.

      – Сиңа кан бирделәрме әле, Рифкать?

      – Юк.

      – Хәзер бирә башлыйбыз, – диде табибә.

      – Ә миннән кан алмадылар. Группаң туры килми, диләр. Ничек инде, мин әйтәм, туры килмәсен, аның белән безнең бөтен нәрсә дә туры килә. Бергә укыдык, ничә ел дус булдык, бергә хезмәт итәбез. Димәк, кан да туры килергә тиеш.

      Рифкать сүзгә кушылмады. Кинәт кенә аның бернәрсәгә дә исе китмәс булды. Дуслар, якташлар, хатлар, юату сүзләре – барысы да ниндидер мәгънәсез нәрсә кебек тоела башлады. Табибә ым какканны күргәч, Илдус тып-тын гына палатадан чыгып китте. Рифкать аны сизмәде. Ул уйлары белән моннан бик еракта, Кама аръягындагы иксез-чиксез болын уртасында йөри иде инде.

7

      Мәктәптә укулар бетеп, каникул башлануга, һәр җәйне Илмәткә кайтам дип атлыгып тора Рифкать. Кайткан көнне үк, болынга төшик, урманга барыйк, дип, бабасын тыкырдатырга тотына.

      – Сабыр ит, улым, сабыр иткән – морадына җиткән. Юлдан соң бераз хәл җый. – Харис бабай, шулай сөйләнә-сөйләнә, кечкенә сандалга куеп, чалгысын чүки башлый. – Авыл халкы эшсез кешене өнәми ул. Бераз печән дә чабып кайтырбыз.

      Быел авыл бигрәк үз, якын тоелды Рифкатькә. Әллә инде тиздән армиягә китәсе булганга, туган як белән саубуллашыр чак җиткәнгә күңеле нечкәрә башладымы? Бабасы чалгылар көйләгән арада ул җәһәт кенә Изгеләр чишмәсенә дә менеп төште, инеш буен да урады. Авылга кайттымы, әллә нинди, үзе дә аңлый алмый торган хис били аны, иңнәренә канат чыккандай була, моңа кадәр күңелне борчып торган вак-төяк кайгылар да онытыла. Авылда аңа белгәне дә, белмәгәне дә сәлам бирә. «Шәфкатьнең кече малае кайткан!» дип, зурлар ерактан ук сүз ката, шәһәр хәлләрен сораша, егетләре кичен капка төпләренә килеп утыра. Шәһәрдә өйләр бөтенесе бер-берсенә охшаш, ә монда һәр каралты, һәр йорт үзенчә. Аларның йорты Харис бабайның үзенә охшаган: какчарак йөзле, җиңел гәүдәле, ә-әнә, каршыдагы өй фуражкасын батырып кигән төксе йөзле кеше төсле, тәрәзәләре дә караңгы, ә менә монысында киң күңелле кешеләр яшидер: тәрәзәләре дә олы итеп уелган, капкалары да көне бу шар ачык тора.

      Шулай һәр йортны кемгәдер, нәрсәгәдер охшатып бара торгач, авыл башына чыгып җиткәнен сизми дә калды. Басуга чыккач, дөнья яктырып киткәндәй булды. Бөтен җир сап-сары, бары басуның аргы ягындагы комбайн гына, кызыл чикерткәгә охшап, теркелдәп төшеп килә. Тулы башаклы игеннәр, чәчләренә чал кунган аксакаллар кебек, башларын акрын гына селки-селки нидер серләшәләр, кызыл чикерткәгә күтәрелеп карыйлар да, качарга теләгәндәй, тагын аска иеләләр.

      – Игеннәр дә өлгерде… – дип куйды Харис

Скачать книгу