Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 28

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

бабай, ил зур безнең, хөкүмәт бай, монда иген булмаса, читтән китерерләр, иген мул җирдән», – дип акыл сата. Кеше ашын ашап өйрәнмәгән, безгә үзебезнеке җиткән. Гомер-гомергә шушы басу туйдырып килде, читләргә ялынмадык. – Харис бабай бераз тынычлана төште бугай, чалгысын иңенә салды да атлап китте. – Шушы җирне урак белән егып сала идек без, уч төбе хәтле кәкре урак белән. Ә хәзер комбайн белән кырпак төшкәнче маташалар. Ә син… мең кешене алыштыра, дисең. Алыштырмый торсын әле. – Ул, артык кызып киттем дигәндәй, туктап тын алды да Рифкатькә дәште: – Нигә сиңа сөйләп башыңны катырам соң әле? Сиңа нәрсә, син – шәһәр кешесе. Сезнең өчен ипи кибеттә үсә. И-их, менә синең шикелле егерме-утыз гына егет булсын иде хәзер монда. Бу басуларны ялтыратып кына куярлар иде. Әллә армиядән соң, чыннан да, авылга кайтасыңмы, улым?

      – Күз күрер, – диде Рифкать.

      – Нәрсә дисең, нәрсә?

      – Кайтырмын, бабай, кайтырмын.

      – Нәрсә дисең? – Харис бабай колак аппаратын салганын исеннән чыгарган булса кирәк, Рифкатьнең сүзләрен ишетмичә, кабатлап сорады.

      – Кайтам! – дип, ике кулын авызына бүрәнкәләп куеп, бар көченә кычкырды Рифкать. – Кайтам!

      Аның тавышын игеннәр дә ишеттеләр кебек, авыр башларын кагып куйдылар.

8

      Рифкать, уйларыннан арынып, палатага күз ташлады. Табибә чыгып киткән, ахрысы, беркем юк. Башы да артык чәнчешми, ерактан ишетелгән комбайн тавышы кебек берөзлексез гүли генә. «Кая, кеше юкта торып карыйм әле». Торырга талпынып карады, ләкин кузгала алмады. Көчәнүдән аякларын көзән җыергандай булды, тәнен калтырау алды, бар мускуллары киерелде, тик башы күтәрелмәде, хәрәкәтсез ята бирде. Башына кереп оялаган аждаһа тик кенә ят, кузгалма дигәндәй кыймшанып алды. Кинәт аңа бу авыру беркайчан да бетмәс, ул мәңге шулай хәрәкәтсез ятар кебек тоела башлады. «Тизрәк… тизрәк, – дип пышылдады Рифкать. – Нәрсә тизрәк? Нәрсә булса да, тизрәк кенә булсын… Юк, ул үләргә тиеш түгел!»

      Ул беренче тапкыр үлемне күз алдына китерергә тырышып карады.

      Менә ул кызыл табут эчендә ята. Табут каршына солдатлар тезелгән. Командир нидер сөйли дә сөйли. Ята торгач, Рифкатьнең җилкәсе чәнчи башлады. Ул ике кулы белән табут кырына таянып, әкрен генә торды да, җиргә төшеп, стройдагы үзенең буш торган урынына таба атлады. Үзе атлый, үзенең аяклары берни дә сизми, әйтерсең һавада очып бара. Солдатлар «Ур-ра!» кычкыра.

      Менә аны, ак кәфенгә төреп, Илмәт картлары күтәреп бара. Алда Харис бабайның тавышы ишетелә: «И улым, улым, авылга кайтам, дигән идең, кайтуың шушы булган икән». Зират капкасы төбенә килеп җиткәч, басу ягыннан таныш гүләү ишетелә башлый. Бу тавыш көчәйгәннән-көчәя бара, колакларны ерып керә, башка каба. Рифкать барган көйгә урыныннан торып утыра да, кулын каш өстенә куеп, тавыш килгән якка иелә. Ә анда, иген басуын урталай ярып, комбайн килә. Үзе дөберди, шатырдый, тәгәрмәчләре, чылбырлары әйләнә, өстеннән тузан болыты күтәрелә, ә үзенең штурвалы артында беркем юк. Рифкать җиргә сикереп төшә дә, ак кәфенен сүтә-сүтә, комбайнга таба

Скачать книгу