Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

мич алдында ризык белән чыш-пыш кайнашкан хуҗа хатынга нәрсәдер пышылдады. Күлмәк итәкләрен бераз күтәреп кыстырып куйган, мич эссесеннән йөзе кып-кызыл пешкән хуҗа хатын бик гаярь генә Кәримне өстәл янына китереп утыртты.

      – Мин болай гына, Сабантуйдан кайтышлый хәлегезне белергә генә кердем, – дип, Кәрим тартынып маташты.

      – Әйдә бар, түргә үк кереп утыр, – диде катгый тавыш белән хуҗа хатын. – Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур. Бу – минем бертуган энем, Урта Бирәзәдән. Сабантуй саен бер әйләнеп китә ул.

      Калын гәүдәле, киң күкрәкле олы бер ир кереп утыргач, өстәл тирәсе тараеп китте. Без, ике егет, авыл Сабан туе турында газетага очерк язарга дип кайткан ике аксөяк, Кәрим янында ничектер үзебезне уңайсыз хис итеп, бер-беребезгә караштык. Мәҗлес әле башланып кына килә, һәм бу йортта квартирада торучы ике укытучы кыз да компаниядән гаять канәгать кыяфәттә безне чымырдап торган әче бал белән чын-чынлап сыйлый башлаганнар иде. Без инде берәр стаканны Аллага тапшырып, бүгенге кичне күңелле генә уздырырга дип исәпләп тора идек. Барыбер Сабантуй турында юньле очерк чыкмаячак. Авыл бик кечкенә, Сабан туе да нибары өч сәгать дәвам итте. Батыр калган егетне дә очеркның үзәгенә салып булмаячак. Ул каяндыр шахтадан кайткан шушы авыл кияве булып чыкты. Булсын иде ул шушы колхозның көтүчесе яки механизаторы. Кыскасы, без редакциягә материалсыз кайтып керәчәкбез. Анысына инде без риза идек… Иптәш егетем белән безнең сүзсез калуны сизеп, самовар янындагы хуҗа агай бу бушлыкны тутырмакчы булды, ахрысы.

      – Йә, егетләр, нәрсә борыннарыгызны салындырдыгыз? Алтмыш яшьлек Каюм абыегызның җырлап биргәнен көтәсезме? – дип, кулына стакан алды. Аннан, тамагын кырып, карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде:

      Ленинград бигрәк ерак,

      Башындай чүкеч-урак шул,

      Башындай чүкеч-урак.

      Кемне күрсәм дә аерылалмыйм,

      Сезнең хәлләрне сорап.

      – Инде моңа да эчмәсәгез, хәзер каенегә тапшырам эшне, – диде Каюм агай. – Әнисе, кая әле, каененең струментын алып кер әле.

      Хуҗа хатын чоландагы бүлмәдән тузан сарган мандолина күтәреп кергәч, без гаҗәпләнешеп бер-беребезгә карадык: Кәрим һәм мандолина… Бу нигәдер башка сыеп бетми иде. Нигәдер бу нечкә инструмент Кәримнең уч төп-ләре бирчәеп беткән каты, зур кулына килеп керү белән шартлап сытылыр сыман тоелды. Аннан, аның бармаклары! Алар шундый юаннар, тәмәке төтененә саргайган тыр-наклары – нәкъ инде өлгереп коелган урман чикләвеге кабыгы. Баш бармагы кайчандыр балта тиюдән урталай ярылган булганмы, анысының төтенгә көйгән зур тырнагы май коңгызының сыртыдай җөйләнеп тора… Әнә шул кеше мандолинаның тузанын сөртеп, аны зың-зың чиртеп көйли башлады.

      Безнең кызларыбыз, ахрысы, Кәримнең уйный алачагына шикләнмиләр иде, инде кайсы көйне уйнату турында бәхәс башладылар:

      – Кәрим абый, зинһар, «Ике аккош»ны уйна!

      – Юк-юк, башта «Зәңгәр төймә»не!

      – Куйчы, шул көйнең нәрсәсен таптың, аны уйнаганчы, «Ромашкалар»ны!

      Кәрим аларны тыңладымы-юкмы, мандолинаны көйләп бетергәч, өстәл кырыннан бераз гына читкә китеп утырды да аягын аяк өстенә куйды. Аннары бераз гына башын артка ташлады. Кинәт кенә, бөтен кылларын бәреп, аккорд бирде, йөзенә елмаю чыкты. Ләкин мин шул вакытта аның күзләренә игътибар иттем: күзләр елмаймыйлар иде. Иптәшем мәҗлеснең бу юлга кереп китүеннән бик тә канәгатьсезләнгән кыяфәттә, ачык тәрәзә янында тәмәке тартып, дәшмичә утыра бирде.

      Тирбәлгән кыллар зыңгылдавына Кәримнең йомшак, ягымлы тавышы кушылды:

      Һаваларда очкан аккошларның

      Каурыйлары коела күлләргә шул.

      Үзе дә юк, җылы сүзе дә юк,

      Калды сагынып кына сөйләргә…

      …Бу көйгә мин тетрәнеп киттем. Хыялым мине еракка-еракка – бала чакның бер язына чигерде. Без, малай-шалай, әти-әниләребездән мең төрле хәйлә белән качып, кичләрен тау башына – егетләр-кызлар җыелган җиргә бара идек. Ул елны яз бик матур килде. Язның караңгы төнендә аста чурлый-чурлый аккан ташу тавышын тау өстеннән тыңлап торуы бик рәхәт була иде. Борынга парлы җир исе, тирес исе бәрелеп тора, язгы су чылтыр-чылтыр каядыр ашыга. Безнең капка төбеннән төшкән гөрләвек тә аңа кушыла. Безнең елганы – Казанкага, ә Казанканы Иделгә коя диләр. Димәк, безнең абзар кырыеннан узган сулар Каспийга ук китәләр… Шуны уйлавы бик рәхәт тә, моңсу да була иде. Әнә шул елны тау башында безнең авыл егетләре шушы көйне өйрәнделәр. Аны кунак булып барган җиреннән, күрше авылдан кемдер өйрәнеп кайткан, имеш. Ул егетләр барысы да ат җигеп колхозда эшлиләр иде. Барысы да эреләр, барысы да шушы Кәрим кебек киң җилкәлеләр. Һәр кичне шунда тау башына җыелалар да, гармунчы килгәнне көтеп, ара-тирә сөйләшкәләп, тәмәке тарталар. Кайсыдыр югары очтан ук ташу суына ут җибәргәли, боз өстендәге бер кочак утлы салам елтырый-елтырый бормалы су буйлап агып китә… Тальян моңы язгы кара төндә бөтен авыл урамнарыннан аккан гөрләвек тавышына кушыла, һәм ат җигүче егетләр тирбәлә-тирбәлә

Скачать книгу