Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 5

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

утызынчы елда мәчетне япканнан бирле, Алла турында бер сүз ишеткәнебез юк. Ә сез монда әллә ниткән кәмидикләр сүзен генә сөйлисез икән. Белгән булсак, карт белән телевизор янында гына утырасы икәнбез. Бүген анда «Кигәвен» дигән кина күрсәтәселәр иде. Әйдә, карт, карабрак атла…

      Алар ишектән чыгып киттеләр, клубта олыраклардан бер Зиннәт басып калды. Ул, кыюланып китеп:

      – Рөхсәт итсәгез, миндә тагын бер сорау туды. Шулай да, Алла бармы, юкмы? – диде…

1967

      Ахири

      Сез Яңа бистәнең Баһауны беләсезме? Белмәсәгез, күп нәрсә югалттым дип уйлагыз. Нәрсә, әллә сезнең кибетләрдән берәр әйбер эзләп тә таба алмый йөргәнегез юкмы? Булса – Күл урамда яшәүче Баһауны күрегез. Баһау белән танышу – теге, сез эзләгән әйберне табу дигән сүз. Танышкан вакытта Баһауның менә кай якларына игътибар итегез.

      Аңа исеме белән дәшәсе түгел. Аның иң яраткан сү-зе – ахири. Үзеңнең дусларың турында әйткәндә – әшнә. Директор, управляющий, мөдир, начальник урынына – хуҗа. Акча дип әйттеңме – бетте диген. Аның гомуми исеме – корт. Унлык – бер акча, йөз сум – бер багана. Ике йөз дә егерме сум дип әйтәсе түгел, ике багана, ике казык. Әйберне саттым түгел, ә биеттем, йөз граммны да эчтем түгел, дөпәдем. Тәмәке – дохан. «Син мөселман, мин мөселман, әйдә ярар инде, чорт с ним» дип тә җибәрсәң, Баһау – синең мәңгелек дустың. Баһау элегрәк иске пристаньда ларёкта эшли иде. Пароход юк вакытта Баһау – күңелсез генә бер кеше. Ларёгындагы иске гәзитләрне укып, доханлап тик утыра. Гәзитне ул рәттән укый. Анда Англия королевасының туган көне дә, Гвинеядәге бер егетнең буар еланны үтереп тиресен салдыруы да, Франциядәге почта хезмәткәрләренең забастовкасы да Баһау тарафыннан бертигез кызыксыну белән укыла. Ләкин… ах! Пароход килеп җитте бит! Менә инде шунда Баһау бөтенләй үзгәрә. Ул салам эшләпәсен киеп куя, битенә ярты уч одеколон сибә, ларёк алдына куйган күн бүрекләрне, эш бияләйләрен щёткалый башлый. Кәрзин күтәреп җиләк сатарга килүче Ослан марҗаларын, Тәмте татарларын, чия сатарга килүче чуашларны Баһау ерактан чакырып ала:

      – Агайне, нәкъ сиңа дип кенә калдырган бер бүрек бар!

      – Сеңлем, әтиеңә менә бу эшләпәне алып җибәр, актыгы!

      – Абзый кеше, артыш агачыннан ясалган бик һәйбәт трубка бар! Гомереңә рәхмәт әйтерсең!

      Һәм, ни хикмәт, пароход халкы Баһауга чиратка тезелә. Тузанланып беткән, бәясе төшерелгән күн бүрек әле җиләгеннән бер тиен табыш тапмаган абзыйның башына инде менеп утыра, кырык җиденче елгы реформага кадәр үк промкомбинат эшләп чыгарган трубка инде чия сатарга килгән Бәчә агайның сары мыегы астында тирбәлә. Ә Баһауның күзләре елтырый, йөрәге дөп-дөп тибә, шатлыктан куллары калтырый. Ул ара да булмый, бер читтә кыюсызланып торган яшүсмер егетне чакырып ала да күз ачып йомганчы тегенең чәченә одеколон бөркә.

      – Әйдә, син мөселман, мин мөселман, игелеген күр, менә бу синеке, – дип, аның башына салам эшләпәне киертеп тә куя.

      Пристаньда Баһауның танышы чутсыз. Сыра сатучы хатын аның ларёгына графин белән салкын сыра китерә. Баһау аңа ишеккә кагарга ун метр лампа филтәсе бирә. «Бүтән бер җирдә дә юк,

Скачать книгу