Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 4

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

гына кыз иде. Ул театрга йөрергә ярата, Мәчтүрә апам да, күп кенә иптәш кызларын да үзенә ияртеп, академиягә алып бара торган иде. Әйтәм бит, ул вакытлар әле сугышның кара сөремле көннәрен күз алдына да китермәгән көләч яшьлекнең шау-гөр килеп торган чаклары иде. Театр хәтта халыкның үз эченә килеп кергән, спектакльгә билетларны хезмәт ударникларына зур бүләк төсендә бирәләр һәм безнең апаларыбыз кебек яшьләргә театр, зур бәйрәмнәр кебек, әйтеп бетергесез куанычлар китерә торган иде. Бервакыт «Мактаулы заман» спектакленең бөтен Казанны шаулатканын хәтерлим. Апамнар, бу спектакльне карап кайтканнан соң, ничәмә атналар буена аны искә алып сөйләп йөрделәр. Шундый дәртләнеп, илһамланып сөйлиләр, әле театрның нәрсә икәнен белмәгән хәлемдә, ягъни сөйләүчеләрнең шатлыгына ияреп кенә, мин дә учымны учка чәпелдәтеп сугып куя торган идем. Ләкин минем хикәям болар турында, хәтта апамнар турында да түгел, ә бала күңелен кызыктырган тәтиләр, матур төсләр турында иде бит. Инде үземә алты-җиде яшь тулып, чын малай булып йөри башлагач та, мин әнә шул сихри матурлыкка таба омтылудан һич тыела алмадым һәм үземнең тыңгысызлыгым аркасында бервакыт үзем дә уңайсыз хәлгә калдым һәм кешене дә бәлагә тарыта яздым.

      Беркөнне безгә, апамнар белән театрга барырга дип, чибәр генә бер кыз килгән иде. Мин дә игътибар итәрлек булгач, ул гади чибәр генә булмагандыр, күрәсең. Мин инде аны хәзер бала чагымдагыча, хыялымдагы сихри төсмерләрне дә кушып тасвир итә дә алмамдыр, күрәсең.

      Ул тулган ай кебек якты чырайлы. Маңгаенда, нәкъ ак җептәй сузылып төшкән чәч юлы астындарак, бәләкәй генә тушь тамчысыдай кара миңе бар, ә чәч толымнары исә күгелҗем күлмәге өстеннән кучкыл чия төсендәге аркан кебек сузылып төшкәннәр. Барыннан бигрәк хәйран калдырганы шул: аның ак муеныннан икеме-өчме рәтле аллы-гөлле мәрҗәннәре асылынып тора иде. Ул киенгән – эше беткән, шуңа бер дә кабаланмый, күлдәге аккош кебек тыныч кына йөренгәли, күлмәкләрен үтүкләгән, сөрмә тарткан апамнарга булышкалый, хәтта керосинка өстенә кыздырырга куйган тимер шипшина алып, өлкән апамның чәчләренә бөтеркәләр ясап куя һәм, горур башын арткарак ташлап, ул бөтеркәләрне матур микән дигәндәй карап-карап ала.

      Менә ул, апамнар ясанып беткәндә, минем яныма килеп, күлмәк итәген бармак очлары белән генә тотып иелә төште һәм исемемне белсә дә, кабат ни өчендер сорап куйды.

      Минем күзем аның яшел, сары һәм кызыл нурлар белән уйнаклап торган мәрҗәннәрендә иде, шулай да мин ярым пышылдап кына исемемне әйттем. Ул, минем мәрҗәннәр белән мавыгуымны күреп:

      – Тотып карыйсың киләме соң, матурым? – дип сорап куйды.

      Мин:

      – Эһе, – дип әйтергә дә өлгермәдем, кулымны аның матур ак муенына суздым.

      Ник суздым икән? Ник мин муенса җебен саксызланып тарттым икән?

      Җеп өзелде дә яшел, сары һәм кызыл мәрҗәннәр шыбыр-шыбыр идәнгә коелды. Алар өстәл, карават һәм сандык асларына тәгәрәп керделәр, минем аяк

Скачать книгу