Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 6

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

ул. Әлбәттә, билет сатучылар малайларны куып торалар, шуның саен алар анда кереп торалар. Мойка тирәсендә дә, сулы уелдыкларда да көтүе-көтүе белән маймычлар йөзә, хәтта бу маймыч көтүләрен иярткән олы-олы көмеш балыклар да күренгәли. Аннары анда шыпырдый-шыпырдый, бакалар шикелле коенуы үзе бер рәхәт, арысаң, басма такталарына тотынып ял итәргә дә була. Менә мин дә анда кайвакыт көнемне уздыра торган идем. Ләкин минем әлеге бәхетсезлегем бик кечкенә чагыма туры килде, мин әле ул вакытта йөзә дә белмим, хәтта тездән суга керергә дә куркам. Ә менә мойкада ялантәпи белән лач-лоч йөгереп йөрүе кызык. Һич югы, үскәнрәк малайларның су эчендә котырышуларын күзәтүе кызык. Бервакыт малайларын да, уктай атылышып йөргән маймычларын да карап туйгач, мойкадан ерак түгел вак дулкыннар өстендә сикергәләгән бер алсу алмага күзем төште. Алма дулкыннар белән мойкага таба килә, ләкин бик акрын килә. Инде килеп җиттем дигәндә дә, шул ук дулкыннар белән уйный-уйный, кире китеп барды. Әнә шулай бер ерагаеп, бер якынаеп, сикерә-сикерә йөзгән вакытында, мин аны эләктереп алмакчы булдым, кулым белән аңа таба үрелдем һәм, мойканың лайлалы тактасында аягым таеп, чулт итеп суга чумдым.

      Инде буй җиткереп үсеп беткәч тә, әти миңа: «Поездга бик якын килмә, суырып ала ул», – дип әйтә торган иде. Мин суга чумып та киттем, мойка астына суырылып та кердем. Шулай да мин баш очымда хатын-кызларның кычкырып җибәрүләрен, тып-тып йөгерешкәннәрен тонык кына ишетеп калдым, аннары, башым артка кайтарылган хәлемдә, экрандагыча, кояшлы якты яссылыкта мойканың уелдыкларга бүлгәләнгән кара шәүләсен күрдем. Шуннан инде күзалларым сүнеп китте…

      Мин Кабан күлендә суга батучыларны бик күп күрдем. Аларга җан өрдерү өчен ниләр генә эшләп бетермиләр иде. Мөгаен, мине дә шулай иткән булганнардыр. Мин караңгылык эченнән якты дөньяга чыкканда, тирә-якны үз күзем белән күрерлек хәлгә килгәндә, әнием мине сөлге белән ышкып тора иде. Ул мине яткырып та, утыртып та, хәтта бастырып та туктаусыз бөтен тәнемне ышкыды. Мин аның күз яшьләрен дә күрмәдем, акырып елавын да ишетмәдем, тик әле сулары чыгып бетмәгән колагыма аның сызланып ыңгырашкан авазлары гына чалынып-чалынып киткәли иде. Ләкин бер нәрсә аермачык исемдә калган. Әнә шулай шыңшып тәнемне уып торган чагымда, ул кинәт гасабиланып миңа сөлге белән китереп сукты, тагын кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин мин монысында суктырмыйча башымны иеп калдым. Иелеп калдым калуын, тик сандык өстеннән идәнгә егылып төштем. Мүкәләп, гәүдәмне акрын гына турайтып аягүрә басканда, борыным шабыр кан иде. Әнием мине шундук кочагына алды:

      – Балам, ике күзем, бәгырь кисәгем… – дип, башымнан да, аркамнан да сыйпый-сыйпый, иркәләү сүзләрен тезеп китте һәм бу юлы инде тыелгысызланып елады. Әниемнең җылы кочагында сөелү, иркәләнүләремне борынымны канатып булса да яңадан кайтарыр идем дә бит, юк шул, булмый, ул еллар үткән, чәчләр агарган. Әниләр безгә чак кына кул тигерсә дә үпкәли идек, авызларыбызны турсайтып дәшми йөри идек. Ә бит мин кемдер тешләп ташлаган юк кына алма өчен дә әниемне кайгы упкыннарына салганмын.

      Ул

Скачать книгу