Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 7

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

аслы-өсле биеп тора. Ниһаять, мин, учларымны көйдерүенә түзә алмыйча, зур алсу алманы атып бәрәм һәм карыйм, җирән башлы күршеләрем шундук юкка чыгалар. Ләкин алманың кызуы тәнемә күчкән, башым да ут кебек яна.

      Мин ике-өч көн эсселе-суыклы булып калтыранып яттым, әнием аптекадан алып кайткан әрем кебек әче төймәләрне йота-йота саргаеп беттем.

      Әнием дә, җирән битнең теге «җен балалары» – күршеләрем дә ярый инде, тик менә зәңгәр күлмәкле кыз ни өчен төшемә керде икән?

      Сугыш башлангач та безне, укучыларны, күл буеның «кәҗә мәктәбе» нә күчерделәр. Ни өчен аны «кәҗә мәктәбе» дип атаганнарын мин һич белмим. Алабутасы, мәче борчаклары, тәмле кыяклары да котырып үскән яр буйларында көтүе-көтүе белән кәҗәләр йөргән өчен микән әллә? Тимер баскычлы, ике генә катлы бу мәктәпне моннан күп еллар элек, әле унтугызынчы йөзләрдә үк, Күл буе мәдрәсәсе дип тә йөрткән булганнар. Мәдрәсә булса да, барыбер кәҗәгә барып тоташса кирәк ул. Анда бит гомер буе укып, сакалларын селкетеп йөрүче шәкертләр дә булган. «Кәҗә мәктәбе» сүзе безнең өчен мәзәк тә, шул ук вакытта «Кайда укыйсың син?» дигән сорауга «Кәҗә мәктәбендә» дип җавап биргән чакларында гарьлек тә булып тоела иде.

      Ярый, дөньяга зур якты тәрәзәләре белән караган дүрт катлы ак мәктәбебезгә каерылып карый-карый, «кәҗә мәктәбе» нә күчеп тә киттек ди. Әмма зурдан зур бинаны буш тотып булмый бит инде. Ул ашыгыч рәвештә госпитальгә әйләндерелде.

      Авыр сугыш елында госпиталь безне дә егылудан саклап килгән таяныч булды дисәм, бу бер дә дөреслеккә хилафлык китерү булмас. Мәсәлән, әни миңа киосклардан сыра алып кайтырга кушкалый иде. Бу бик авыр бурыч, чөнки, беренчедән, бөтен күл буе төбәкләрен актарып чыксам да, мин аны кыенлык белән генә табам, икенчедән, табу бәхетенә ирешсәм дә, аңа бик озак чират торам. Кайсы малайның чират торасы килсен инде? Ләкин башыңа төшкәч торасың икән.

      Ямьле җәй көннәрендә яралылар һавага чыгып йөриләр, күл буена да төшкәлиләр. Шунда инде, сумкага салган зур чирегеңдәге сыраны чайкаттырып, авырулар яныннан үтәсең. Шунда инде кемнең дә булса күзенә чалынмыйча калмыйсың.

      – Эй, малайка, постой! Пиво што-ли? Ну?! – дип, шундук аксый-аксый килә берәрсе.

      Ул да түгел, сине сырып та алалар. Күзләрен йома-йома, стаканыңнан сугыш елының сыек сырасын чөмерәләр һәм, әлбәттә инде, сумкаңа йә шикәр кисәген, йә берәр телем ипине салырга онытмыйлар. Безгә госпитальнең бүтән игелекләре дә тиде, анысы турында соңрак. Ә хәзергесен сөйләп китүем шуңа: ул минем әлеге зәңгәр күлмәкле кыз турындагы истәлегемне яңадан кузгатып җибәрде.

      Бервакыт, сугыш елының беренче кышында, дөресендә, кыш башында, күз бәйләнгәндәрәк, безгә госпитальнең бер яралы егете килеп керде. Башы да ялангач, халат изүләре дә ачык. Кулын кулга сугып, аларга тынын өреп торды да, бармакларын як-якка тырпайтып, кызарган плитәбезгә таба сузды.

      Шунысы да мәгълүм булсын: сугыш алдыннан гына безгә, ике бала

Скачать книгу