Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 11

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

алыштыра торган бер уеныбыз бар иде. Кәгазьне бөкләштереп, учыбыз хәтле генә дүртпочмаклы тартма ясыйбыз. Аның бер чаты тишек була. Без, төрле төстәге кәгазьләрне турап, шул тишектән салабыз да аңа шулай ук кәгазьдән төрелгән көпшә тыгабыз. Көпшә аша тартма эченә күз салсаң, нәрсәләр генә күреп бетермисең – ул дию пәриләре, ул пәһлеван батырлар, ул җир өсте һәм җир асты патшалыклары! Тартмаңны әйләндерә торасың, яңадан-яңа әкият дөньяларын күрә торасың.

      Без, юеш борынлы малай-шалайлар, сугышка хәтле әнә шундый аллы-гөлле дөньяда яшәп килдек. Аларның һәр бөртеге – безнең рәхәт балачагыбыз дөньясы. Диңгез тозын беләсезме сез? Табигать аны ачы да, тозлы да диңгез суыннан ясый. Алар кайчак су читендәге тәти ташлар арасында, кояш нурын беленер-беленмәс кенә шәүләләндереп, тонык кына ялтырап яталар. Алар миңа күз яшьләре, хәсрәт тамчылары булып күренә.

      Безнең балачагыбызның аллы-гөлле мәрҗәннәре арасына әле сугышка хәтле үк ачы тозлы йомры ташчыклары тезелә башлаган иде инде. Дөрес, алар берән-сәрән генә күренделәр, ә сугыш башлангач…

      Юк, әле минем һаман сугышны якынайтасым килми. Аннары мин сезне үзебез белән, әнә шул балалар патшалыгы белән рәтләп таныштырмадым да бит әле. Мәрҗәннәр тезмәсен тоташтырып бәйләп куйган төен – безнең йортыбыз ул, безнең ишегалдыбыз. Кабан күленең биегәеп торган көнбатыш ярында ак таштан корылган уникенче мәктәп бар. Дөрес булса, аны Пётр патша заманнарыннан ук калган мамык фабрикасы ихатасына салганнар. Фабриканың янганын мин дә хәтерлим әле, миңа ул вакыт дүрт-биш яшьләр булгандыр. Төнлә белән урамның икенче ягында торган безнең йортка да чаткылар сибелде, ялкын бөркелде. Әлбәттә, безнең йортта яшәүчеләр һәммәсе качып беткән, бары җиз каскалы янгын сүндерүчеләр генә түбәгә һәм урам як стенасына өзлексез су сиптерәләр иде.

      Асты кирпеч, өсте шыңгырдап торган сагызлы нарат бүрәнәле йортыбызга ут ничек эленми калгандыр?! Зәйнәп карчык аны: «Ходай саклаган, Ходай», – дип искә төшерә торган иде. Ә мин аны, бала вакытындагы фантазиямне кушып, болай аңлатыр идем: безнең йорт гап-гади материал – агач белән кызыл кирпечтән салынган булса да, бик зур зәвык белән салынган. Мин әле аның матур кашагалы, йөзлекләренә әллә нинди сырлар төшеп беткән биек-биек тәрәзәләрен әйтеп тә тормыйм, андый тәрәзәләр күл буеның бүтән йортларында да бар. Ә менә йорт чатының өске катыннан кинәт кенә тышка чыгып торган, манарадай һавага омтылган балкон беркайда юк. Ераккарак китеп, бу очлы түбәле, өстәвенә шпильле манарага әле уң күземне, әле сул күземне йомып карыйм да мин, йортыбызны диңгез буеннан чайкалып барган тылсымлы бер корабка охшатам. Ә кайвакыт ул муенын һавага сузган, бик күп акыллы күзләре булган бер хайванга охшап китә сымак.

      Юк шул, Зәйнәп апай бәгырем, аны саклаучы Ходай булмагандыр шул. Күл буеның кашка бизәге булган йортыбызны беләсеңме кем саклап калган? Зөһрә-кыз саклап калган аны, беләсең килсә! Ул янгын сүндерүчеләргә булышкан, күл суын аларга мул итеп биргән. Ул күл буеның яме

Скачать книгу