Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 14

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

уйный, ләкин аңа әти-әнисеннән бик каты эләгә, чөнки уеннан соң кул-аякларыбыз канавы өстенә киемнәребез дә каян да булса умырылган була иде. «Бу кадәр ирдәүкә булырсың икән!» – дип, юка иреннәрен кыса-кыса орыша иде Әлфияне әнисе. Ә инде Хәким бөтенләй узынып киткән чакларында, әтисе аның колагын шытырдатып бора торган иде.

      Ләкин уеннарның да патшасы, минемчә, унике таяк уены иде. Сез үзегезнең түземегезне ничек тә булса сынаганыгыз бармы? Әллә, гомумән, түземсез-сабырсызмы сез? Әгәр андый булсагыз, бу уенга якын килмәгез. Безнең бу уеныбызда йортыбызның өске кат, аскы кат, хәтта подвалдагы өченче кат малайлары да катнаша. Уен никадәр җәфа чиктерсә, шулкадәр комарлы булыр шикелле тоела, аннары уенның асылы да остарак яшеренүгә, боландай җитезлеккә корылган иде бит инде ул.

      Бу уен өчен бер метр чамасы такта кисәге кирәк. Җир белән такта арасына яртымы, бөтенме кирпеч кыстырыла. Тактаның бер ягы баса төшкән үлчәүне хәтерләткән озынрак башына, әрдәнәләп, унике таяк өеп куясың. Ул таякларның буе безнең, ягъни балалар сөяме белән бер, бер ярым сөямнән артмый. Ярый, тактаның җиргә орынып торган башына таяклар өелде. Күтәрелеп калган икенче башын нишләтергә соң? Ул башына аягың белән китереп бассаң, тактаның икенче очындагы әлеге таяклар һавага чөелә. Җиргә таралып төшкән менә шул таякларны «көтүче» җыйган арада, малайлар кайсы кая качып бетәргә тиеш. Ә качарлык урын бездә җитәрлек.

      Безнең йортның Сафьян урамына караган төп капкасы һәм ишегалдыннан урап узганнан соң күл ягына килеп чыга торган арткы капкасы бар. Әгәр Сафьян ягына чыгып, чатлыкка барып карасаң, анда тиз-тиз килгән бер-ике малайны булса да күрәсең, әлбәттә. Ләкин алар синең чатлыкка чыгып иркенләп эзләвеңне көтмиләр шул, күл ягы капкасы астыннан елт кына шуып керәләр дә, такта янына йөгереп килеп, таякларны һавага очыралар. Шуңа күрә йорт әйләнәсендәге малайларны табу өчен хәйлә дә кирәк. Сафьян ягына чыккан булып башыңны гына күрсәтәсең дә, тиз генә кире әйләнеп килеп, күл ягы капкасы ягына борыласың. Анда «ятьмә»гә бер-ике «балык» эләгә инде. Капка астыннан пуфылдый-пуфылдый беленер-беленмәс саргылт кашлы Илдус кереп килә. Аның артыннан Ринатның җемелдәвек кара башы күренеп кала. Кичекмәстән такта янына кайтып: «Капка астында башта Илдусны, аннары Ринатны күрдем!» – дип, тактага төртә-төртә кычкырып әйтәсең. Инде Илдус белән Ринат уеннан чыгалар, такта тирәсенә килеп бер читтәрәк йә җиргә чүмәшеп утыралар, йә утын сарайларына сөялеп басып торалар. Илдусның бите кызарган, маңгаенда бөрчек-бөрчек тирләр. Бу арткы капка астыннан корсагын җиргә кыса-кыса үрмәләп кергән өчен генә түгел. Аның эчендә ут хәзер. Чөнки, әгәр мин малайларны берәм-берәм эзләп табып аларның исемнәрен такта янына килеп әйтсәм, киләсе уенда ул көтәчәк бит, җиргә таралып төшкән таякларны җыячак, безне эзләргә керешәчәк.

      Тәрәзә пәрдәләрен акрын гына селкеткәләп, өйгә иртәнге саф һава керә. Мин әле, йокымнан аерыла алмыйча, талгынлык эчендә рәхәт кенә изрәп ятам. Челтәрле ак пәрдә кабат лепердәп куя, тәрәзә төбеннән лып итеп төнге кунактан кайткан мәчебез сикереп төшә дә, мыр-мыр килеп, муен турыма

Скачать книгу