Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 18

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

Андрей дәдә, янтыгын кашып торган кулын безгә изәп, басмага кайтырга кушты. Инде без чыгып җиткәч:

      – Хватит на сегодня, – дип, көймәне чылбыры белән басма читендәге калын тимер алкаларга бәйләп куйды. Аннары: – Килеп шулай әйбәт кенә эшләп йөрсәгез, әнә теге көймәне бирермен, диде.

      Без әйләнеп карадык. Көймәнең эче коп-коры, җитмәсә, үзе бик сылу, матур иде. Без сөенә-сөенә башыбызны кактык, киләбез, дидек.

      Һәм, чынлап та, килә торган идек, тырышып су түгә торган идек. Без Андрей дәдә белән тәмам дуслашып киттек, ул безгә хәзер тәмам ышанып карый, көймәләрнең төрлесен бирә, алай түгел, менә болай кирәк, дип, ишеп күрсәтә иде. Чынлап та, без ишә белмибез, йә ишкәк калагын суга кирәгеннән артык батырабыз – ул чагында ишкәкне каерып, көчәнеп ишәргә туры килә, йә ишкәк калагын су өстеннән тайдырып җибәрәбез дә Ринат белән икебез берьюлы алагаемга чайкалып китәбез, дөбердәшеп егылабыз. Ә Андрей дәдә ишкәкләрне суга артык чумырмаска, сай гына батырып-батырып алырга куша. Аннары ул ишкәкләрне кире табан кайтарганда, су өстеннән сөйрәтмәскә кирәк, чөнки алай итсәң, көчеңне бушка сарыф итәсең, хутың кими, ди.

      Менә без, көймә борыны белән су өстен сызгалап, ишкәк ишеп йөрибез. Әле ишәргә өйрәнеп җитү өчен күп эш кирәк. Шулай да ян-якта су уймакланып кала, ул уймаклар шаян гына әйләнгәлиләр дә су төбенә төшеп качалар кебек. Көймә борыныннан, һавада почмакланып очкан торналар кебек, уңга да, сулга да дулкыннар тәгәри. Алар яр буена барып җитеп чайкалалар, су читендәге яшел кыякларны башларыннан сыйпагандай итәләр, безгә таба бил яздырып карап торган кер чайкаучы апаларның матур балтырларын иркәләп кытыклап алалар. Безгә, кызыгып, кәкре аяклы малайлар, тычкан койрыгыдай гына толымлы кызчыклар карап кала. Чү! Алар арасында кулын кашына куйган, башын кыңгырайтып, нечкә сыйракларын авыштырып карап торган мин үзем дә бар түгелме соң? Юк инде ул малай, юк! Ул малай хәзер ишкәк ишә, көймәне, майлап куйгандай, су өстеннән шудыртып бара һәм аның йөрәге шатлыктан дөп-дөп итеп кага, аңа чиксез рәхәт, чөнки аңа тик үзе генә ашкынып алга бара, ә ярдагы җанлы-җансыз нәрсәләрнең һәммәсе дә баш иеп калгандай тоела иде.

      Безнең әти-әниләребез артык карун түгел, морожныйга да, кинога да тиеннәрне биреп торалар. Ләкин кайсы малайның киноны атнасына бер генә түгел, ә ике мәртәбә карыйсы килми, кайсы тәмлетамакның атнасына бер генә морожный түгел, ә җиләк изгән ике тәгәрмәч алсу морожный ашыйсы килми икән?! Шуңа күрә безгә акчаны тегесенә-монысына да үзебезгә табыштырырга туры килә. Без иске-москы чүпрәкләр дә, чүп-чар түгелә торган җирләрдән сөяк-санаклар да җыеп тапшырабыз. Шешәләрен дә калдырмыйбыз. Хәтта шундый хәйләкәрлеккә барып җиттек, шешә башлары китек булса, кызгылт сургучны шырпы белән эретеп тамыза-тамыза, аларны нинди тәҗрибәле сатучылар да сизә алмаслык итеп ямап куя идек. Инде сатучы апайлар: «Балалардан алмыйбыз», – дип, шешәбез-ниебез белән кибеттән борып чыгарсалар да, без аптырамыйбыз, ишек төбендә берәр өлкән кешене шешә тапшырырга күндерәбез, әгәр ул кеше күнмәсә: «Әбиемә даруга кирәк иде бит, теге-бу», – дип, асфальт тротуарга яшь тамчыларын да тамызабыз һәм безнең хәлебезгә керәләр,

Скачать книгу