Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 20

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

ачам да, көймәне этеп җибәреп, үзем дә җәһәт кенә эчкә кереп утырам, ишкәккә тотынам. Көймәне борып, гайрәтле генә итеп Ерак Кабан ягына китеп барганда, әлеге кәтүк малайның еламсыраган йөзен күрәм.

      – Без хәзер әйләнеп кайтабыз! Аннары сине йөртәм, ярыймы?! – дип кычкырам мин аңа.

      Малай тагын башын ия, беләге белән юеш борынын сыпырып ала. Аягын авыштыргалап, бездән күзен алмый карап кала. Менә ул кулын кашы өстенә куя да шул хәлендә башта бер карамчыкка, аннары ноктага әйләнә. Калды минем сабый чагым яр буеннан карап…

      Су өсте балкыймы, әллә Нуриянең күзләреме? Ул кечкенә толымы күперебрәк торган, ләкин әле тарак эзләре дә язылып бетмәгән кучкыл чәчле башын әле бер якка, әле икенче якка борып йөртә, зур коңгырт күзләре белән яр буйларын йотардай булып карый, туктаусыз елмая. Елмайган чагында аның тип-тигез энҗе тешләре кояшта чагылып-чагылып китәләр. Ул сөенеченнән нишләргә белми, әле көймә кырыенда шупырдаган суны кушучлап алып, түгәрәк көзгесеннән карагандай, аңа текәлеп карап тора, һәм суда уйнаган кояш шәүләләре аның каратутлы шома битләрен яктыртып җибәрәләр. Ул да түгел, Нурия тагын көймә кырыеннан кулын көрәтеп су чәчрәтә. Су тамчылары, һавада салават күпере төсләрен чагылдырып, шыбыр-шыбыр коелалар, ә кайбер тамчылары аның үз өстенә төшкәч, ул:

      – Ай-й-й! – дип кычкырып җибәрә һәм әнисенекедәй ябык җилкәсен җыерып бөрешкәндәй итә. Ул да булмый, Нурия, кулларын аз гына күпертмәле тез башларына куеп, үзалдына карап уйга кала. Шундук минем күзем аның инде җиткән кызларныкы кебек матурая башлаган карасу аякларына, билләнеп торган табаннарына төшә. Бу аякларның тырнакларына хәтле миңа нәфис булып күренә. Ә бит кайчан гына әле…

      Әйе, узган көзне, болытлап торган сүрәнрәк бер көнне, Мәрьям апа аны җылы гына киендереп, аякларын балалар одеялы белән дә төреп, Нариман урамындагы хастаханәгә алып китте – анда балалар сырхауханәсе бар иде. Күрше ишегалдындагы Каюм карттан алып торган арбаның тәгәрмәчләре юлның йомры ташларында сикереп куйган саен, Нурия сай әрҗә кырыена чытырдап ябыша, ә кайвакыт кычкырып та җибәргәли. Менә юл ташлары юешләнеп ялтырый башладылар – вак кына яңгыр сибәләргә кереште.

      Мәрьям апа кызын докторлар янына күтәреп кереп киткәч, мин арбаны саклый калдым. Яңгыр инде шактый гөжелди башлады. Мин капканың дуга сымаграк түбәсе астында сыенып торсам да, анда да калай ертыкларыннан яңгыр үтә, салкын тамчылар, яка эчемә тамып, муенымны кадап-кадап алалар иде. Бервакыт калтыранып торган чагымда, бер узгынчы хатын: «Нишләп монда торасың, бар, эчкә кер», – дип, үземне орышып та алды.

      Ләкин миңа арба янында торырга кушылган, шуңа күрә, тешем тешкә тимичә дерелдәсәм дә, мин аны саклап торам. Ул арба безнең утын сарайлары артында бакча тоткан Каюм картныкы, югалса, велосипед көпчәгедәй биек тәгәрмәчле арбаны Мәрьям апа каян алып түләсен?

      Ул көнне Мәрьям апа, «баланы туңдырганга» үзен тирги-тирги, икебезне дә арбага утыртып кайтты. Бер-беребезгә елышып кайтсак та, мин юл

Скачать книгу