Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 24

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

турында әйткән идем инде. Без ара-тирә ашларны үзе үк чиркәү эче хәтле булырлык урыс миче алдында өч аяклы таганга чуен утыртып пешерә башладык. Ләкин монысына да утын кирәк бит. Утынны моңа бик саклап тота идек, чөнки салкын кыш та киләсе бар бит әле.

      Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, йортыбызның өске катында яшәгән бердәнбер урыс малае Гена бер әкәмәт нәрсә уйлап чыгармасынмы. Ул бездән олырак яшьтә булып, «Конструктор» дан әллә нәрсәләр эшләп бетерә. Аларның өйләренә эләккәләгән чагында, мин дә тырыштырып карыйм, ләкин даими күнекмәләрем булмаганга, әллә ни майтара алмыйм.

      Гена кургаштан йомры балык сыман бер нәрсә коеп, аның койрыгына таза гына җеп бәйләп куйды. Гена «балык» ны болгый-болгый чөеп җибәрсә, ул һавага сызгырып менеп китә. Тирәкләрнең коры ботагына чалынып чолгангач, Гена әлеге җептән тартып, ботакны сындырып төшерә. Шул ысул белән бер чыкканда кимендә ике-өч пешерерлек утын алып керә иде.

      Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә бу тәҗрибәне кабатлап карадым. Тик мин кургаш урынына таш кына бәйлим. Бәлкем, аны начаррак та бәйләгәнмендер. Коры ботак урынына кайчак, шырт-шырт уалгалап, яшел тармаклар да очып төшкәли иде. Әлбәттә, бу төрле утын хәзерләвебез озакка сузылмады. Ишегалды малайлары «җизни абый» дип йөрткән абый, бер мәртәбә ботак сындырып йөрүебезне күреп калып:

      – У-у-у, корткычлар! Халык дошманнары! Колагыгызны борырга кирәк сезнең! – дигәч, бигрәк тә минем котым ботыма төште, «халык дошманы» ул заманда бик куркыныч сүз иде. Без шуннан соң ике атна буена күл тирәсендә күренмәс булдык. Менә шул җизни абыйның үз малае белән кызык килеп чыкты. Хәким «корткычлык» та барыбызны да уздырды. Ул карт бер тирәкнең су эченә кыйгачлап кереп торган озын ботагына калын бау бәйләп төште. Шул бауны кысып тотып, тау битенәрәк менә дә, сәгать теле кебек түбән атыла, суның түренә кереп, бавын ычкындыра һәм шап итеп суга чума. Бу таган атынган сыман килеп чыга. Хәким бу атынып чумуда бик остарып китте, котыртып бүтән малайларны да атындырды.

      Бер тапкыр Хәким:

      – Нәрсә, циркны бушлай карыйсыз, акчагызны хәзерләгез. Менә хәзер программаның иң зур номеры була! – дип, кушучлап тирә-якка кычкырып белдерү ясады. Тау башына ук менеп, хәтта ярдәмгә аягы белән этеп җибәреп, выжт итеп түбән китте. Ләкин кинәт кенә ботакның шартлап сынуыннан куркыпмы, кулын вакытсыз ычкындырды да баштүбән суга чумды. Хәким үзе юк, су өстендә табаннары гына селкенгәли. Аякларын, кайчы кебек, арлы-бирле селкетә. Җитмәсә, өстенә сынган ботак килеп төште. Хәким көчле иде, алай озак изаланмады. Ләкин судан чыкканда, аның ялкын кебек җирән башы кап-кара иде.

      Күлнең тирәкләр тирәсендәге төбе, ни гомерләр буена коелган яфраклар коелып чери-чери, ләмгә әйләнгән. Хәким шул ләмгә кадалган җиреннән көчкә генә ычкына алган. Судан чыкканда, аның башы гел ләм генә иде. Ул тиз генә юынды да, бауларын да ташлап, өенә ычкынды. Без исә, аның хәле көләрлек булмаса да:

      – Менә сиңа, кирәксә, цирк! – дип, авыз ерып калдык.

      Күл

Скачать книгу