Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 21

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

кебек. Без караңгырак туннель эченнән чыгып барабыз. Монда һәр аваз, хәтта су чупырдаган тавыш та үзенчә калтырап яңгырый. Әгәр «Нурия!» дип кычкырсаң, туннель аны ике як күл өстенә пушка шикелле атып җибәргәндәй итәр иде. Юк, кызлар исемен гомумән кычкырып әйтергә ярамый. Аларга пышылдап кына дәшәргә кирәк. Әмма минем кулымнан пышылдап дәшү дә килми. Аның каравы мин хәзер ишкәк тота беләм. Ишкәк белән салмак кына селтәнеп, көймәне Ерак Кабанның якты һәм үтә саф суы өстенә алып чыгам. Монда инде әнә шул саф, тонык судан, гел яшеллектән торган манзара ачыла. Еракта аксыл иген кырлары, тау түбәләрендә утырган авыллар күренә. Ә якында гына камышлар, җикәнбашлар шыбырдаша.

      Без бер-ике сабак җикәнбашны суырып алдык та кире юлга чыктык. Көймә яхшырак йөрсен өчен, гадәттә, койрык ягына нәрсә белән булса да бастыра төшеп яки кеше-мазар утыртып өч ягын, ягъни көймә борынын күтәртә төшәләр. Нурия бик авыр гәүдәле булмаса да, барыбер көймә борыны күтәрелә төшкән, һәм без терекөмештәй су өстеннән шуып кына барабыз. Шунда кылт итеп башыма бер уй килә. Киләчәктә дә безнең тормыш көймәләребез шулай җай гына, матур гына йөзеп барсын иде.

      Кабан күленең төбе күренми, караңгы. Бу да минем өчен караңгы иде. Еллар тәгәрәп ага тордылар. Европадан да, безнең Көнчыгыш чикләребездән дә, күңелләребезне алҗытып, яңадан-яңа хәбәрләр килде. Испаниядә республикачыларның Франко фашистларына каршы көрәше безне батырлыкка өндәде. Без Испаниянең бер патриот малае турында кино карадык. Малай фашистлар корабленә килеп эләгә, кок ярдәмчесе булып эшләп йөри. Республикачыларны юк итәргә баручы, тешләрен ыржайткан акуладай була бу корабль, үзенең карынында снарядлар илтә. Әлеге малай түзеп торамы соң бу хәлгә, ул барлык совет малайлары күңеленнән эшләргә теләгән нәрсәне үти: снарядлар төялгән трюмга чиләк белән утлы күмер ташлый, үзе исә сикереп диңгезгә чума, чын моряклар кебек ярга таба колачлап йөзеп китә.

      Ә инде сугыш башланганнан соң төшә башлаган салкын төннәрнең берендә, өебезгә, бер ир-ат ияртеп, кулын марля белән муенына аскан бер кеше килеп кергәч, ни өчендер мин аны Мөфәхәр абыйга охшаттым. Аның кул бәйләүләре генә түгел, бөтен өсте-башы: яралылар госпитальдә кия торган соры халаты да, чәчләре, колаклары да керле һәм сөремле иде. Ләкин бу кеше Мөфәхәр абый түгел иде, әлбәттә. Ул, Шәмсенур апаның таныш авылдашы булып, паровоз тендерындагы күмер арасында кайткан. Менә авылга китешли, җиде төн уртасында безгә килеп кергән. Бу хәлгә мин бик аптырадым. Яралы булгач, ни өчен ул госпитальдә ятмый, качкын кебек, күмер һәм сөрем эчендә авылына кайтып бара? Аннары бер кат чистарынып кына чыгарга кергән кеше ни өчен икенче кичне дә бездә калмакчы? Ләкин Шәмсенур апа аны коры тотты:

      – Энем, без солдат семьясы, безнең ирләребез фронтта. Бар, син килгән юлың белән кит инде, безне дә, авылыбызны да рисвай итмә, – диде.

      Шуннан яралы бу кеше югалды. Мөфәхәр абый исә бераз төшереп алып, күкрәк төяргә, сабын куыкларын очырырга яратса да, намуслы кеше иде, ул сугыштан сыйрак сөяген чәрдәкләндереп

Скачать книгу