Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 22

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

киттеләр… Аның хакында бер сүз дә сөйләмәскә куштылар… Ник сөйлим, кирәкми, сөйләмим… Әмма, үз сабагын укымый, дигәннәре хак түгел. Кичләрен сызымнар да сыза, укый да ич. Нихәтле керосин гына яндырып бетерде. Сөйләмим, юк, кирәкми…»

      Капка янәшәсендәге чирәмлеккә кырын ятып әкият сөйләүчебез югалды. Ләкин без хәзер, капка төбендәге озын эскәмиягә тезелеп утырып, үз белгәннәребезне үзебез сөйлибез. Әкият түгел икән, барыбер чынын-ялганын кушып, әкияткә охшатыбрак сөйлибез.

      Менә бер кичне әлеге Ленинград малае да әңгәмәбезгә кушылып китте. Ул, урыс мәктәбендә укыса да, татарчага оста, чөнки әтисе-әнисе белән ул, «әтием», «әнием» дип иркә сүзләр әйтә-әйтә, гел туган телебездә сөйләшә иде.

      – Безнең Ленинградта өрәкләр күбәйде, – дип, борчак аттырырга кереште ул. – Өсләренә кәфен уранганнар, аяклары тирбәнеп тора, сиртмәле. Берәр йорт каршындагы агач башыннан җиргә сикереп төшәләр дә һавага сикереп менеп тә китәләр. Өске каттагы тәрәзәләрдән карыйлар: кем бай яши, кемнең өендә әйбер күп. Бигрәк борынгы рәсемнәрне урлыйлар. Ленинградта музейларның исәбе-хисабы юк. Ә картиналар бик кыйммәт тора. Тегеләр, картинаны кәфен астына кыстырып, тәрәзәдән сикерә икән дә шундук күздән югала икән. Милиция бик күпләрен тотты инде.

      – Яңгалама, – ди Нурия, – синең ул өрәгеңә картина ниемә кирәк?

      – Алар өрәк кебек киенгәннәр генә бит. Кешеләрне куркытыр өчен. Революция вакытында качкан байлар алар йә инде аларның малайлары. «Алар безнең картиналар, совет заманында ясалмаганнар», – диләр һәм заграницага алып чыгып саталар икән. Милиция бик күбесен тотып судить иттерде. Судта болай дигәннәр: «Картиналар да, барлык музейлар да, Ленинградның борынгы гүзәллеге дә – барысы да халык байлыгы. Бу байлыкны урлаучыларны рәхимсез хөкем көтә».

      Мин уйга калам: ярый инде, картиналарны, музейлардагы җәүһәрләрне урлап та булсын ди. Ә гүзәллекне ничек урлыйсың? Нәрсә ул гүзәллек? Мин, үз уема үзем чуалып, бу хакта буталып кына Ленинград малаена сорау бирдем. Ул ык-мык итте, юньләп җавап бирә алмады. Ләкин моннан соңгы көннәрдә ул әтисе белән ишегалдында да, урамда да бик еш сөйләште. Минем колагыма «Казан малае сорады» дигән сүзләр дә чалынып калды. Димәк, кунак малай әтисе белән киңәшләшә, аңардан сораша. Һәм, чынлап та, кичләрнең берсендә ул миңа болай дип аңлатты:

      – Беләсеңме, гүзәллек ул – матурлык. Менә Ленинград бик матур: Нева проспекты, диңгез буйлары, урамнардагы йортлар. Ул тагын бакчаларны, парктагы күлләрне, буаларны күрсәң. Агачлар да мең төрле. Кызыл, шәмәхә, алтын төсендәгеләре дә бар, бигрәк көз көне матур алар. Ул шарсыман куаклар. Менә болар һәммәсе дә, иртә-кичләрен күл буйларында шәүләләре белән бергә ак томанга төренеп, йоклап утыралар. Ә күл уртасында менә синең кебек бронзадан коелган бер малай һавага кувшин күтәргән дә, аз гына чупырдатып, ишетелер-ишетелмәс кенә су агызып тора. Менә гүзәллек шулар була инде.

      Мин тагын аптырашка калдым. Ленинград

Скачать книгу