Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 25
![Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов](/cover_pre1258690.jpg)
Бу мылтыкны ничек кенә тотып карарга теләмим, ләкин аңа якын да килә алмыйм, чөнки Рәиснең карчыгадай үткен күзле әнисе мине бер дә карашыннан ычкындырмый иде. Шулай да бервакыт аның өйдә юк чагы туры килде. Без Рәис белән ул мылтыкны, чакмаларын чыкылдатып, атып карадык. Бу турыда үзебезнең ишегалды малайларына чыгып сөйләгәч, көнчелектән ярылырга җитештеләр алар.
Тәрбияле Рәиснең минем күземә бик сәер булып күренгән яклары да бар иде. Малай чакта түбәләр өстеннән дә йөгерәсең, тегесенә-монысына да барып ябышасың. Тәнеңдә сыдырылган, күгәреп чыккан җирләр күп була. Дөресендә, аларга игътибар да итмисең. Ә менә Рәис: «Юк, ярамый, аларны бәйләп куярга кирәк», – ди. Беркөнне үзе белән уйнаганда кулыма шырпы керде. Мин аны тырнагым белән тартып чыгармакчы идем дә, Рәис: «Кара бу тырнак астындагы керне, микроблар эләгә бит!» – диде һәм тиз генә энә табып китерде. Аның белән дә әле болай гына актармады. Хәтерләмим инде, әллә шырпы утында, әллә спиртовка ялкынында тотыпмы икән, башта энә очын кыздырып алды, микробларны үтерде. Аннан соң гына кулымнан шырпыны энә белән актарып чыгарды, йод белән сөртте, хәтта марля белән бәйләп куйды. Мин шул чакта, әниемнең сүзләрен искә төшереп: «Менә бит ул дөрес тәрбияләнгәч ничек була!» – дип уйлап куйдым.
Өлкәннәрнең, бигрәк тә хатын-кызның үзара сөйләшүеннән, «дөрес тәрбияләнүче» тагын бер малай турында ишеттем мин. Тик башта аны да әнисе дөрес тәрбияләмәгән. Күзеннән ычкындырган чагы булды микән, әллә бүтән илтифатсызлыгы аркасындамы, аның бездән өч-дүрт яшькә кечерәк малае тәрәзәдән егылып төшкән. Алар йокымнан уянган саен миңа һава торышын күрсәтә торган, иртәнге кояштан сап-сары булып яктырган йортта яшиләр. Бу йортның бакчачы Каюм карт ихатасы аша безгә караган стенасында уртача зурлыктагы берничә тәрәзәсе бар. Әлеге Рәшат исемле малай әнә шул тәрәзәләрнең берсеннән егылып төшеп маңгаен ярган. Бу хәбәр безнең тирәдә яшен тизлеге белән таралды, моңа өстәлеп Рәшатның әтисе аның әнисен судка биргән, суд, тәрбияли белмәгән әнине баладан аеруны кирәк тапкан, дигән сүзләр дә ишетелде. Һәрхәлдә, карасу йөзле, чем-кара чәчләре каш өстендәге ярасы беленер-беленмәс