Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 23

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

урлана… – Әти әйтә, элек Казанда «Бакыр бабай» һәйкәле булган, ди. Кайда ул хәзер? Беркем белми. Аннары менә Кабанны кара, Болакны кара.

      Ну бу китте инде хәзер тезеп. Әллә каян килеп тә безнең шәһәребезне күп белгән булып кылана. Кабанны мин үзем дә беләм һәм яратам. Болагы аша Проломныйдагы «Электро» һәм «Уппон» киноларына йөрибез. Беркөнне, бу кунак малаен да ияртеп, «Рот-фронт» киносына да барган идек әле. Малаең, Болак күпере аша чыкканда, каналга озак кына карап торды.

      – Матур, – диде. – Бездә мондый киң каналлар күп түгел, ләкин аннан тарраклар меңнән артык. Аннан Нева елгасы Иделдән аз гына калыша. Ике яры да гранит белән тышланган. Сезнең Болакны да шулай итсәләр. Тик менә әшәке сулар агызып үзен сасытмасалар икән…

      Кинога барган ул көнне мин Болакның да «гүзәллек» кә кергәнен белми идем әле.

      – Сезнең Болакта ни өчен су агып тормый? – диде кунак малае.

      – Язын ага. Идел суын Кабанга агызып кертәләр.

      – Хәзер мунча сулары гына агып төшәме?

      Мин үзалдыма кызарынып киттем. Моның сәбәбе дә бар иде. Проломныйга чыксак, бәдрәф таба алмый аптырап бетә идек. Безне бердәнбер коткаручы шул Болак күперләре иде. Хаҗәтең төшкәндә кайда инде аны-моны уйлап торулар – йөгерәсең күпер астына.

      Үзем өчен дә, иптәшләрем өчен дә менә хәзер колакларым пешеп чыкты. Ярый әле кунак малае сүзне Кабанга таба борды.

      – Әтием сөйли: шәһәр уртасында шушындый зур күле булган шәһәрләр бөтен Советлар Союзында юк. Кадерен белмиләр, ташландык хәлендә тоталар, ди. Нәрсәгә ул алабута әрәмәләре? Кәҗәләр өченме? Ә менә талларыгыз, йөз яшьлек тирәкләрегез гүзәл. Ичмаса, әнә шуларны урлатмасагыз иде…

      Сөйләнгән була шунда. Ярый ул сезнең анда Ленинград-Мәскәүләрдә пешкән-төшкән. Ә безнең монда менә икмәгенә дә чират була башлады.

      Мин ипине Сафьян башындагы кибеттән йөгереп кенә үзем алып кайта идем. Алып кайканда, буханканың бер чаты кимерелеп бетә, урам буенча чемченеп кайтуы нишләптер бик тәмле була иде. Хәзер инде болай тиз генә ипи алып кайтып бирәм димә. Беренчедән, бик озак чират торасы булгангамы, мине, ягъни баланы, әти-әнием чират торгызмаска тырышалар. Икенчедән, мин, мәсәлән, язгы юеш вакытта көне буе торып та ипи алып кайта алмавымны хәтерлим. Аның каравы, әллә нигә бер булса да, тышы ялтырап кетердәп торган зур иләк кадәр түгәрәк ипине күтәреп кайтуы минем өчен үзе бер зур бәйрәм иде.

      Андый чакта әнием: «Зур үстең бит инде, балам», – дип, аркамнан да сөеп куя торган иде. Керосин кытлыгы да башланды. Примусны мин коридордагы иске өстәл өстендә пешкәкли-пешкәкли үзем яндырам. Чыгымлый башласа, тар гына калай тасмасы очына беркетелгән кылдай нечкә корыч чыбык белән керосин парларын сиптерүче чебен күзе хәтле генә тишекне чистартам. Ләкин кайвакыт нихәтле генә пешкәкләмим, әлеге чебен күзенә төртә-төртә нихәтле генә чистартмыйм, примусыбыз янмый. Шуннан мин аны күтәреп селкетеп карыйм, юк, керосины чайкалмый, ул беткән. Чөнки әти белән

Скачать книгу