Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 19

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

бара һәм бервакыт, каек нык кына авышкан чагында, без аны кинәттән капландырып, башыбыз белән суга чумабыз да икенче яктан көпчәк кебек әйләнеп тә чыгабыз. Бу шундый тиз эшләнә, кайвакыт башыбыз чыланырга да өлгерми, утырган оябызга да су керми кала.

      Без байдарка белән су коенырга да яратабыз. Күлнең тоташ чуклы яшькелт үләннәре үсми торган кап-кара җирләрен сайлыйбыз. Андый җирләрнең тирән чоңгыллы икәнен, төпләреннән бозлы чишмәләр тибеп торганын, димәк ки, анда су керү тиеш түгеллеген без соңыннан гына белдек. Ләкин безне андый урыннарның саф суы кызыктыра иде. Үткән эшкә салават дигәндәй, балачакта аны-моны уйлап тормауларын без хәзер онытыйк инде. Әйе, без байдарканың очына менеп бастык бит әле. Менә без кулларыбызны күтәреп учны учка кушабыз да, кинәт аякларыбыз белән этенеп, пелт итеп суга чумабыз. Табаннарыбыз белән этенгәләп су астыннан күпмедер барганнан соң, дельфиннардай калкынып чыгабыз һәм шундук әйләнеп карыйбыз: байдарка да аяк белән бер кат этелгәннән соң су өстеннән шуып баруын дәвам итә. Без аны куа китәбез. Корсакларыбыз белән шуышып өстенә менгәннән соң, тагын һәм тагын чумабыз.

      Бервакыт байдаркабыз, кырынаеп китеп, су чумырып ала. Аңа кереп утыру файдасыз хәзер, менсәң, акрын-акрын төпкә иңә бара. Шулай да ояга басып торасың. Су башта билеңә җитә, аннары иңнәреңне, ахырда башыңны да күмә. Шунда гына пошкыра-пошкыра судан атылып чыгасың, башыңны чайкап, чәчеңдәге, битеңдәге суны селкеп төшерәсең һәм, су тулы байдарканы этә-төртә, ярга таба йөзеп китәсең. Яр буенда байдарканы капландырып суын агызуы берни тормый. Су шаулап агып беткәннән соң, байдаркаң күл гизәргә яңадан әзер. Кереп утырасың да, ишкәк очың белән су төбеннән җиңелчә генә этеп, бер кат җылынып алыр өчен, акчарлаклар белән узышырга китәсең.

      Көймә безне тулы бер дөньяга алып чыкты. Элек мин Кабан тирәсен тирбәлеп торган зәңгәр рәшә аша гына карасам, хәзер инде яр буйларын җентекләп күзәттем. Аргы яклар гына түгел, үзебезнең як та матур икән ләбаса. Кабан почмагына сыенган электр станциясеннән өрәңгеләр үсеп утырган озын гына бакча сузылып китә. Аның артында Комсомол урамының иң беренче йорты – әле утызынчы елларда гына салынган бик зур ташпулат. Аның сул ягында бер-берсенә охшатмаска тырышып салынган икешәр, хәтта өчәр катлы агач өйләр. Алар артында, Каюм Насыйри урамында, яшел түбәле ап-ак мәчет. Әнә аңа таба өйлә намазына кайсы аксак, кайсы бөкрерәк гәүдәле калтыравык картлар агыла.

      Су станциясен мин сезгә әйттем инде. Ул текә ярыбызның да иң биек ноктасына уенчыктай утыртып куелган. Колгасындагы флагы иң эссе көнне дә күлнең дымлы һавалы агымыннан селкенеп куя, яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакыра. Анда чынлап та яшь-җилкенчәк тавышы. Бигрәк тә минем колакка Андрей дәдә җитәкчелегендә эшләгән малайлар чыр-чуы, калай банкалар белән көймә төбен кыра-кыра су бушатулары аермачык булып ишетелә. Күп тә үтмәс, алар да күл өстенә үз сукмакларын салырлар.

      Су станциясеннән соң тау аз гына сөзәкләнеп

Скачать книгу