Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 16

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

Алып кайтасың да баш-башын тигез итеп кисәсең, ике кисәккә бүлеп, бау белән бәйлисең. Ике бәйләм арасындагы аркылы җепләргә аркаң белән дә, түшең белән дә ятарга була. Сузылып ят та аягыңны типкәлә, суны алдан этәргә тырыш, кулларың белән суны алдан ерып бар.

      Шушындый күнекмәләргә өйрәнгәннән соң, без бер-ике адымга булса да читкә дә киткәләдек, ләкин, кул-аякны йөртергә кирәк икәнен һәрвакыт онытып (куркуыбыздан онытып булса кирәк), бик тиз су төбенә төшә башлыйбыз һәм батмас өчен шундук чытырдап камышка ябышабыз. Камыш безнең пристань, безнең коткаручыбыз. Шулай да бу пристаньнан, үзебез дә абайламыйча, һаман саен ерагая барабыз, бер-ике адымга, аннары ике-өч адымга, этләрчә хәрәкәтләнеп китәбез дә ашыга-ашыга камыш янына кайтып ял итәбез.

      Берсендә шулай ераграк китеп әйләнеп карасам, пристанем юк, мин, куркудан җай гына хәрәкәтләнергә кирәк икәнен дә онытып, кулларым белән суны шап-шоп кыйнарга тотындым. Чәчрәгән су борыныма керә, күземне каплый, бер мәртәбә голт итеп йотып та җибәрдем. Шунда кемнеңдер ярдан кычкырганын ишеттем:

      – Каушама! Тыныч кына йөз!

      Мин, камыш тирәсендә йөзүләремне исемә төшереп, су коенудан туктадым, аягым белән арлы-бирле тибенергә тотындым, алар шундук өскә күтәрелделәр. Инде кулым да суны артка ишә башлагач, күл мине күтәреп алгандай булды, йомшак кына тирбәтеп куйды. Мин, авызымдагы суны төкерә-төкерә, ярга таба йөзеп киттем. Алда берәүнең симез ак иңнәрендә калай күгәреге кебек сипкелләре, аннары янып торган җирән башы чагылып китте. Мин көч-хәлгә яр буена чыгып җиттем дә, аяк астында яткан трусигымны алып, исерек кеше шикелле бераз чайкалып тордым, аннары трусигымны кулыма тоткан килеш кенә өйгә элдерттем. Утынлык түбәсенә мендем дә, теге трусикны киеп алганнан соң, ут кебек кызган такталар өстенә сузылып яттым…

      Исәнме, Зөһрә-күл! Синең белән менә шулай чын малайларча күрешүем, синең белән татулыгым мәңгелеккә булсын инде. Син мине бу юлы батырмадың бит. Рәхмәт сиңа, яшькелт-зәңгәр күзле, матур муеныңа аллы-гөлле мәрҗәннәр тезмәсен киеп куйган күлем! Мин хәзер балачак уеннарыннан акрынлап аерыла барам. Алардан аерылам, ә сиңа менә бит, үзең дә күреп торасың, якыная барам. Мин хәзер моннан соң синеке. Тик син мине, артык иркәләмәсәң дә, бик үк рәнҗетмә инде, балаларча шукланган чакларымда миңа ачуланма, яме?!

      Мин янә, кулымны каш өстемә куеп, ерак су буйларын күземнән үткәрәм. Әллә кайлардагы кызыл кирпечле миләш тәлгәшләре, кыя кебек басып торган Шамский хастаханәсе, агачларга күмелеп утырган эреле-ваклы агач йортлар, янә бөдрә урманлы Ботан бакчасы, янә дугасыннан туннеле күренеп торган чуен юл дамбасы – һәммәсе, һәммәсе зәңгәр томан эчендә тирбәләләр. Мин үзем дә аръяк малайларына, мөгаен, селкенеп күренәмдер, юк, күлнең зәңгәр ефәкле рәшәсеннән генә түгел. Мин, чынлап та, аякларымны авыштыргалап, башымны як-якка кыңгырайткалап, ерак-еракларга карап торам, терекөмеш йөгерткәндәй ялтыраган су өстеннән кара төртке эзлим. Ул төрткенең миңа таба якыннан зураюын

Скачать книгу