Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 13

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов

Скачать книгу

минем дә күземне кысып бәйлиләр, хәтта кашларым шытырдап киткәндәй була. Мин уңга-сулга атылып эзләргә керешәм. Кинәт туктап тыңланып торам. Әнә тешләрен ыржайтып Хәким көлә, ул хәтта, аяк очларына гына басып, яныма ук килә дә аркамнан төртеп куя, мин, сыек гәүдәм белән чайкалып, чак кына егылып китмим һәм моның белән иптәшләремне шатландырам. Берсендә, шул ук Хәкимне тотып алам дип, комод янына куелган түгәрәк аркалы җиңел эскәмияне аударып җибәрдем. Бу венский эскәмияне комодны сакларга куялар, бу тирәгә килергә ярамый дигәнне аңлата ул, чөнки комод өстендә өч бүлемле көзге бар.

      Ниһаять, мин күз караңгысына да, тирә-юнь әйберләргә дә ияләшеп җитәм, көтмәгәндә өстәл астына сузылып теге җирән башларның иң кечесен – Зәйтүнәне аягыннан тырылдатып тартып чыгарам. Ләкин ул уеныбыз өчен бик файдалы түгел, чөнки арабызда ул иң кечкенә кыз. Күзен бәйләсәң дә, баскан җиреннән кузгалырга куркып тик тора. Ләкин апасы Әлфия, үзен тоттырып, аны бик тиз алыштыра. Менә без өстәл тирәли тыз-быз йөгерешәбез, шуып кына өстәл астыннан да чыгып китәбез, почмакларга, хәтта карават астына да посынып, эчебездән тынабыз, чөнки Әлфия бик сизгер, авызыңны ачып торсаң, кармак кебек бармаклары белән хәзер үк каптырып алыр. Бер мәртәбә, өстәл тирәли яшь колыннар кебек чабышып йөргәндә, Хәким, ялгыш кына кыланган кебек, Ринатны иңе белән апасына таба этеп җибәрде, тегесе аны, капшагач, куллары белән кочаклап та алды.

      Чатанлый-чатанлый өстәл тирәли Ринат йөгерә. Ул үз өен бик яхшы белә, аягына аксаса да, безне пыр туздырып йөри. Ринатның безне тотасы килми, тотса да исемебезне юри дөрес әйтми. Ә дөрес әйтмәгәч, яңадан көтә башлыйсың. Ниһаять, ул, үзенең каршына безне берәм-берәм этеп җибәреп, караватка ук сикереп менгән Хәкимне тотып ала.

      Хәким зур балык. Аның ятьмәгә килеп керүенә без һәммәбез дә шатланышып тыпырдашабыз. Ләкин Хәким бик хәрәмләшеп уйный. Ул күзен бәйләткән чагында ук, ничектер маңгаен киереп, кашларын аска-өскә йөрткәләп, шарфның кысуын киметә. Ниса апа моны бик тиз күреп ала. «Каяле, үзем бәйлим әле», – дип, шарфны арттан шактый тыгыз итеп төенли.

      Ләкин Хәкимне алдап буламы соң? Ул безне өермә кебек куып йөрткәндә, башын артка ташлап-ташлап ала. Алай иткәндә тымызык кына яктыны, селкенгән шәүләләрне чамалап була. Ул куа, без йөгерәбез. Эскәмияләр дә авып китә, өстәл дә урыныннан куба. Караватның измәсен изәбез. Ләкин Хәким торган саен әрсезләнә. Башын артка ташлап, утның кайда, шәүләләрнең кайда икәнен чамалавы гына җитмәгән, безне кычкыртып куып йөргән вакытында, ул шарфны, җәлт кенә кулы белән сыдырып, маңгай ягынарак күтәреп тә куя. Әлбәттә, кызарган йомры бите белән шарф арасындагы ярыктан ул безне бик тиз күрә һәм кабарынкы симез кулы белән берәребезне эләктереп тә ала.

      Ике сафка тезелеп, кара-каршы җыр әйтешкән күмәк уен да безнең яраткан уеннарыбыздан берсе иде. Кечкенәрәк чагыма туры килгәнгәме, бу уен җырының беренче куплетларын хәтерләмим, ләкин ахыры болай бетә иде:

      Ак кирәк, күк

Скачать книгу