Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 43

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

зыян да эшләми. Кушканын үтәсәң, шул җитә. Ә кайберләре фашисның да фашисы инде. Ничек итеп синең җаныңа тию, кимсетү, мыскыллау турында гына уйлый. Беркөнне шундый кабахәтләрнең берсе безне, биш әсирне, урманга агач кисәргә алып барды. Кышкы салкын көние. Башта без эшләгәнне карап, ашыктырып, әрле-бирле сызгыргалап йөрде бу. Аннары туңа башлады булса кирәк, мине чакырып учак яктыртты да шуның каршында җылынып утыра башлады. Ә үзенең күзе һаман бездә, «шнель! шнель!» дип туктаусыз өреп тора. Әз генә туктап, тын алырга да ирек бирми. Үзе бик шат, үзләренчә нидер мыгырдана, тинтәк кеше сыман, тик торганда кычкырып-кычкырып көлгәләп куя. Тора-бара учак җылысы да туйдырды булса кирәк, берәр аршын буе саллы гына агач ботагы кисеп алды да шуны безгә атып уйнарга тотынды бу. Ул томыргач, кайсыбызга килеп тисә, агачны шул кешедән китерттерә. Үзе шашып-шашып көлә. Миңа да өч тапкыр эләктерде. Бер сүз дә әйтмәдем, агач килеп тигән җирем бик каты авыртса да, өчесендә дә тыныч кына илтеп бирдем. Бәлки, тынар, кызганыр, дип өметләнгәнием. Юк, малай, кая ул сиңа туктау! Әле беребезгә, әле икенчебезгә тондырып кына тора. Шуннан соң дүртенче тапкыр бәрде бу миңа. Бу юлы маңгаема ук туры китерде, күземне чак кына чыгармый калды. Мин, авыртуга түзә алмыйча, маңгаемнан аккан канны җиңем белән каплап туктатырга азапланган арада, агачын китерергә кушып, автоматы белән янап, тагын акырырга тотынды бит бу. Шуннан мин нишләде дисең? Йә тәки атып җыгар, ике дә уйлап тормас, дидем дә дүртенче тапкыр илтергә киттем таягын. Бер кулым белән ярык маңгайны тотканыем, берсендә – тегенең агачы. Мин килеп җиткәч, тинтәк алаша шикелле кешнәп көлә-көлә, башта агачын тартып алды, аннары, кулымны сугып төшереп, маңгайдагы яраны карады да, «гуд!» дип кычкырып, яңакка чапты. Ант итеп әйтәм, шуңарчы ул фашиска кул күтәрү турында күңелемә дә килмәгәние. Әмма яңакка чапкач, секунд эчендә әллә нишләп киттем дә, алдын-артын уйлап тормастан, мин дә авызына берне менеп төштем моның! Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. Ну, миңа шуның өчен эләкте! Шундый каты типкәләп кыйнады – ничек исән калганыма әле дә шаккатам. Белмим, ничек атып үтермәгәндер инде. Менә шундый хәлләр… Ну, мин шулвакытта бер тамчы да үкенмәдем! Хәзер дә үкенмим. Вчүтки бер иң әшәке фашисның яңагына чаптым бит әле дип, ул заманнар искә төшкән саен куанып куям. – Чак кына тынып, уйланып торды да Закир абзый тагын дәвам итте: – Әсирлектән котылганнан соң, үзебезнекеләргә кушылып сугыша башлагач, әй бирдем инде үзләренең дә кирәкләрен: очраган бер нимесне пүдрәт кырып бардым. Ник дисәң, үзләре бинават, үзләре җиткерделәр мине шул хәлгә… Инде килеп, син теге аксак малайны тәвәккәлләгәнсең икән. Минем урында булсаң, нишләриең, дип сорыйсың. Кистереп кенә әйтүе кыен, кәнишне. Бер караганда, синең дә сәбәбең җитди. Шулай да күпердән үк тотып атарга кирәк булдымы икән?

      – Соң, ул Рәдифнең әле генә үзең сөйләп үткән фашисттан кай җире ким, Закир абзый? Бары тик көнчелек аркасында гына минем бөтен тормышымны бозып, туздырып ташлады бит ул.

      – Ул яктан

Скачать книгу