Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 44

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

эшне зурга илтер дип, бер дә шикләнмә. Пычагымны да эшләтә алмый ул! Гаеп үзендә булган ич аның. Шулай булгач, яклый алмыйм мин аны. Бәлки, ул мине шаһит итеп, гаепләүче итеп чакырттырмакчы буладыр. Тотсын менә… Иртән торгач, айныгач, бик хәтәр итеп сүгәм әле мин аны!

27

      Закир абзый белән шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк, балта осталары яллап, мин өйне бурата башладым. Рәдиф эшне зурга җибәрсә, бүленеп калуы да мөмкин икәнен дә белә идем. Шулай булса да үземә бертөрле үҗәтлек белән тизрәк йорт җиткерергә ашыктым. Чиләбедән кайту белән, Сәкинәгә дә хат яздым. «Кайтырсызмы икән, Сәкинә? Кайтыр булсагыз, ым гына как – шундук барып алам мин сезне», – дидем.

      Бу юлы озак көттермәде ул. Ун көн эчендә җавап килде: «Әйбәт кенә яшибез, тик син киткәннән бирле Ирек кенә: «Әти кая китте, ник безне калдырып китте, алып кайтам, дип әйткән иде бит ул безне, нигә алдалады икән?» – дип аптырата башлады. Ләкин мин һаман шул элекке уемда калам. Юләрләнеп килеп йөрмә! Әгәр кайтырга уйласам, үзебез дә кайта алабыз ла без», – дип язган иде.

      Әнә шуннан соң канатланып йөри башладым мин. «Кайта алабыз» дигән бит! Кем белә, бәлки, шушы араларда ук тып итеп кайтып та төшәрләр дип, көн дә аларны көтеп яши башладым…

      Йорт та салынып бетте. Колхоз эше дә ярыйсы бара. Закир абзый җитәкчелегендә арба ясау эшен дә көйләп җибәргән идек. Әйтергә онытып торам икән, сугышка хәтле «Ватан» колхозында арба ясау бик нык алга киткән иде. Көрнәле арбаларын районыбызда гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр һәм бик теләп сатып алып китәләр иде. Сугыш башлангач, ул эш тукталып кала. Бу ел җәй менә шул хәйран табышлы эшне җайга салып җибәрдек…

      Вакыт һаман су урынына ага да тора. Кыш та үтеп китте, яз да килеп җитте. Ә менә Сәкинәнең һаман «кайтам» дип өзеп әйткәне юк әле. Көтә торгач, сагына торгач, ниһаять, түзә алмадым: килергә кушмаса да, язгы чәчүне әйбәт кенә башкарып чыгып, колхозда бераз эшләр җиңеләйгәч, ял көненә барып керерлек итеп, тагын Чиләбегә улым Ирек белән Сәкинәм янына киттем.

      Мин килеп кергәндә, Фәхретдин абый карчыгы белән танышларына кунакка киткән, ә Сәкинә белән Ирек өйдә иделәр. Бу юлы Сәкинә дә, мине күргәч, артык шаккатмады, мин дә беренче баргандагы шикелле телсез-өнсез калып тормадым.

      Ә Ирек, шундук танып алып:

      – О-о! Әтием килде. Безне апкайтырга килдеңме, әтием? – дип, алдыма ук менеп утырды.

      – Әйе, улым, сезне алып китәргә килдем! – дип, башта аны кочаклап үбә-үбә сөйдем дә: – Теләсәң нишлә, Сәкинә, ләкин бу юлы сездән башка кайтмыйм мин! – дидем.

      Ул көнне тагын ниләр сөйләшүебезне тәфсилләп торуның кирәге юктыр, туган. Билгеле, мин әйтү белән үк ризалык бирмәде Сәкинә. Байтак уйланып, икеләнеп утырды. Бары тик Фәхретдин абзый да, кайтып:

      – Җитәр, сеңлем, һәрнәрсәнең чамасы була! Үзеңне дә, Өлфәтне дә җәберләп, Сак белән Сок шикелле икегез ике якта яшәүгә чик куярга кирәк инде. Гомер ике килми ул, чәчәктәй вакытыгызны заяга үткәрмәгез! – дип, мине яклап бик нык үгетләгәннән соң гына, ниһаять, риза булды.

Скачать книгу