Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 47

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

исәя төшкәч, төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез. Ә менә үрдәкләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә?.. Ник дигәндә, су юк бездә. Кечкенә-кечкенә өч бөртек чишмәдән агып чыккан су күпме генә инде ул? Буып куйганнан ары да мең ярым үрдәк берьюлы сыярлык булмаячак!..

      Шулай да тавык чебиләрен дә, үрдәк бәбкәләрен дә алып кайттык без һәм кулдан килгәнчә тәрбия итә башладык, туган. Күпме тары ярмасы, күпме он ашаттык, тик файдасы гына булмады. Үрдәк бәбкәләреннән элек тавык чебиләребез кырыла башлады. Аннары канат чыгып, тәмам исәеп килә башлагач, ниндидер чир йогып, үрдәкләребез үләргә тотынды. Ветврачлары да ул чирнең серенә төшенә алмады. Без үзебез аны иркенләп йөзәрлек су булмаганнан күрдек.

      Әллә соң кошчылар юньләп тәрбияләмиләр микән дип, аптырагач, сыер савудан алып, бер сукраныбрак йөри торган хатын урынына үземнең Сәкинәне дә куеп караган идем. Барыбер нәтиҗәсе булмады.

      Икенче елны, әле кар бетәр-бетмәс борын ук, инкубатордан үрдәк бәбкәләре килеп алырга шалтыраттылар. Аннары, без барып җиткәнне дә көтмичә, МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрдәк бәбкәләрен. Ә без тоттык та хәл иттек: тукта, ни булса – ул, озатыйк әле боларны Казанга.

      Казан безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. Икенче көнне кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде.

      Ә көз җитеп, колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. «Ватан» үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде дип, район газетасында хәбәр дә чыкты.

      Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли алмаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте…

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

/9j/4AAQSkZJRgABAQEAYABgAAD/2wBDAAgGBgcGBQgHBwcJCQgKDBQNDAsLDBkSEw8UHRofHh0aHBwgJC4nICIsIxwcKDcpLDAxNDQ0Hyc5PTgyPC4zNDL/2wBDAQkJCQwLDBgNDRgyIRwhMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjIyMjL/wAARCAJEAZADASIAAhEBAxEB/8QAHwAAAQUBAQEBAQEAAAAAA

Скачать книгу